erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тотылган машина алу кулайракмы, әллә яңасынмы?

Машина базарына күзәтү ясарга булдык әле. Үзебез белән белгечләр дә алдык. (Шәһри Казан, Лилия Локманова)

Тотылган машина алу кулайракмы, әллә яңасынмы? Тотылган машинага өстенлек биргән очракта, нинди әйберләргә игътибар итәргә?
Әлеге өлкәдә эксперт Рөстәм Сафиуллин белән аралаштык.

– Кайбер кешеләр яңа машина алганчы, тотылганны алсаң әйбәтрәк дип саный. Сез моның белән килешәсезме?
– Яңа машина алуның үз өстенлекләре һәм минуслары бар. Өстенлеге – ул машина гарантиядә. Машина ватылыр дип борчыласы юк, чөнки дилер аны үз хисабына төзәтәчәк.
Минусларына килсәк, акча ягыннан яңа машина алу сезнең файдага булмаячак. Шуңа да яңа машина алу кулайрак дигән кешеләр белән килешеп бетмим. 1-2 ел йөргән машинаның бәясе, гадәттә, 15-20 процентка кимрәк була.

– Тотылган машина алганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Аның турында мәгълүматны каян, ничек җыярга? Машинаның чынлыкта күпме йөргәнен, бәрелгәнме, юкмы икәнен ачыклау юллары бармы?
– Тотылган машина алганда бик сак булырга кирәк! Иң беренче машинаның һәм сатучының юридик яктан чисталыгын тикшерергә кирәк. Хәзер юридик яктан “чиста” булмаган бик күп машиналар сатыла. Мондый машина алучылар машинасыз да, акчасыз да калырга мөмкин.
ПТС һәм СТСның оригинал булуына инану кирәк. ПТСта һәм машина сатучының паспортында мәгълүматлар туры килергә тиеш. Башка кеше исеменнән сатылган машина юридик яктан законлы булмый.
Хәзерге заманда автомобиль турында бөтен мәгълүмат та ЮХИДИның рәсми сайтында бар. Анда машина урланганмы-юкмы, залогтамы яисә арест салынганмы икәнен тикшертеп була.
Сатучыны да суд приставлары сайтында тикшерү мөһим.
Машинаның юридик яктан чиста булуын ачыклаганнан соң гына техник яктан тикшерергә була.
Машиналар арасында йөрелгән юлның күләмен киметеп сата торганнар да аз түгел. Күп кенә машиналарның “пробег”ын компьютер диагностикасы ярдәмендә белеп була.
Машинаны һәрвакытта да якты вакытта карарга кирәк. Караңгы яки яңгырлы вакытта кузовны тикшерергә авыр һәм барлык җитешсезлекләр күренмәскә мөмкин. Иң яхшысы кояшлы якты көндә карарга кирәк.
Кузовның буялганмы-юкмы икәнен шулай ук махсус приборлар белән тикшерергә мөмкин. Чөнки карап кына аерып булмый торган буяулар белән шөгыльләнә торган машина сервислары бар.
Двигательләнең халәтен эндоскопия ясап, карап алырга кирәк. Кулдан машина алганда ышанычлы белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем.

– Кредитка машина алганда, кибетләр төрле ташламалар вәгъдә итә. Акчага алу кулайракмы, әллә кредиткамы?
– Машинаны кредитка алган очракта, күп кенә автосалоннар ташламалар вәгъдә итә. Бу ташламалар һәр кешегә индивидуаль исәпләнә. Шуңа да акчага алу кулайрак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Машинага кулайрак бәяләр елның кайсы вакытында була? Ничек уйлыйсыз, киләсе елда да машиналарга бәяләр үсәрме?
– Яңа машина сатып алырга телисез икән, моны ел ахырында эшләргә кирәк. Чөнки автосалоннар күп төрле ташламалар һәм бүләкләр ясый.
Хәзер машиналарга дефицит булганлыктан, бәяләр нык үсте. Шулай булуга да карамастан, машина сатучылар саны күп һәм бәяләр үсүен дәвам гына итәчәк дип уйлыйм.
___________________________
Россиядә сатыла торган иң популяр 10 автомобиль:
1. “Лада Гранта”
2. “Лада Веста”.
3. “Киа Рио” (аны сату быел уртача 83 процентка арткан).
4. “Хендай Солярис” (бу машинаны үз итүчеләр дә 3,2 тапкырга арткан).
5. “Лада Нива”.
6. “Хендай Грета”.
7. “Фольксваген Поло”.
8. “Лада Ларгус”.
9. “Шкода Рапид”.
10. “Рено Дастер”.

Фараз
Машина дефициты кайчан бетәчәк?
“Россия автомобильләр дилеры” ассоциациясе фаразларынча, тимер атларга кытлык 2022 елның беренчек кварталында да булачак.
“Мондый дефицит инде күп еллар булмаган иде. Без сатуларның төшүен инде берничә ай күзәтәбез. Әмма вазгыять яз айларында да әле җайланмаячак”, – ди белгечләр.

Сораштык
“Авыз пешкән бар”
Машина сатып алып, үкенечкә калганнар да аз түгел.
Ләйсән Фәйзрахманова да ашыгып, ашка пешкән.
– Ирем белән өйләнешкәннән соң туйда җыелган акчага машина алырга булдык. Минем нишләптер чит ил машинасы аласы килде. Ирем дә каршы килмәде. Ике атна чамасы эзләгәннән соң, таптык. Күрәчәк булгандыр инде, ирем автомобильне карарга кич белән, эштән соң барды. Беренче карашка бар да яхшы кебек иде. Кыйммәт тә түгел, бәрелмәгән дә. Йөри башлап, бер атна үтмәде, двигателендә проблемалар килеп чыкты. Диагностикага, ремонтка күпме акча тотканыбызны бер Ходай гына беләдер. Ахыр чиктә көч-хәл белән сатып җибәрдек без моны. Авыз пешкәч, хәзер өреп кенә кабабыз инде, – дип сөйләде Ләйсән.

“Яңа дип сатмакчы иде”
Моннан ике ел элек машинасын алмаштырган Лилия Гайнуллинаның автомобиль алу буенча башка төрле тәҗрибәсе бар.
– Машина алырга уйлагач, автомобильләр эзләргә ярдәм итә торган кешегә мөрәҗәгать иттек. Хәзерге бәяләрне белмим, ике ел элек безгә күрсәткән хезмәте өчен ул егет 10 мең сум алган иде. Мин аны ике ай җәфаладым, чөнки үземә туры килә торган машинаны озак эзләдек. Бик күп вариантлар тәкъдим итте. Берсендә Дәрвишләр бистәсендә өр-яңа машина сатам дип игълан бирүче янына бардык. Миңа машина эзләргә ярдәм иткән егет үзенең җиһазлары белән карап, берничә минут эчендә бу “яңа” машинаның алгы өлеше тулысынча алыштырылган икәнен ачыклады, – ди Лилия.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/totylgan-mashina-alu-kulayrakmy-ll-yaasynmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X