erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Товар гарантия срогы чыгуга ватылган

Кулланучыга ярдәмгә

“Планшет сатып алган идем. Бер ел гарантия куелган. Әмма җитешсезлекләре ел ярымнан соң килеп чыкты. Һәм мин сатучыдан шундый ук маркадагы икенче планшетка алыштыруын сорап мөрәҗәгать иттем. Әмма сатучы товарга гарантия срогының чыгуын искәртеп, алыштырырга каршы килде. Бу очракта мин нишли алам?”

Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 19нчы маддәсе нәкъ менә шундый очракны күз алдында тота. Гарантия срогы ике елдан ким булып, товардагы кимчелекләр ул үткәннән соң, әмма ике ел эчендә, килеп чыкса, кулланучы сатучыдан аны алыштыруын таләп итә ала. Тик товардагы кимчелекләрдә аның үзенең гаебе булмаса.

Ягъни, сез бәйсез эксперт оешмасын сайлап аласыз, түлисез һәм үз хисабыгызга экспертиза үткәрәсез. Аннан инде шуның нәтиҗәсе буенча эш итәсез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр экспертиза товардагы кимчелекнең җитештерүчеләр гаебе белән килеп туганын ачыкласа, Законның 18 маддәсе нигезендә сатучыдан сыйфатсыз товарны алыштыруын һәм үткәргән экспертиза бәясен кайтаруын таләп итә аласыз.

Бу очракта сезнең таләп җиде көн эчендә канәгать-ләндерелергә тиеш. Сатучы аны боза икән, ягъни, шул вакыт эчендә сыйфатсыз товарны алыштырып бирмәсә, һәр кичектерелгән көн өчен товар бәясенең 1 проценты күләмендә акча (неустойка) түли.

Кулланучы таләбе ирекле рәвештә канәгать-ләндерелмәсә, ягъни, сатучы товарны алыштырырга каршы килсә, куланучы судка мөрәҗәгать итә ала.

Әгәр инде товардагы кимчелек кулланучының үз гаебе белән, мәсәлән, дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан булса, кулланучыга бу хәл белән килешергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X