Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Төрле бозымнан, күз тиюдән сакланыр өчен нинди дога кылырга?

    Күз тию дигәннәре ырым-шырым гына түгел. Аннан саклану өчен калебләребез һәрвакыт Аллаһы белән бәйле булырга тиеш.

     

    Кайвакыт, бер сәбәпсез, кинәт кенә хәлебез начарланып китә, авырый башлыйбыз. «Салкын тиде дисәң, туңмадым да, үтәли җил йөргән урында да тормадым, бозык ризык та ашамадым инде», – дип уйлыйбыз. Җыеп кына әйткәндә, безгә тәэсир итәрлек, зыян салырлык бер сәбәп тә таба алмыйбыз.

    Таныш халәтме? Кемнәр күз тиеп авырган булса, алар: «Әйе!» – дияр. Күз тию дигәне кеше уйлап чыгарган ниндидер бер ырым-шырым гына түгел. Ул – тормышта еш очрый торган авыруның бер төре. Аның беренче билгесе – бер сәбәпсез, кинәт кенә хәл китү, кәеф бетү. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең хәдисе моңа дәлил, әлеге хәдистә: «Күз тию хактыр», – диелә.

    Ә күз ничек итеп тияргә мөмкин соң? Кемдә дә булса икенче берәүне таң калдырырлык, гәҗәпләндерерлек сыйфатлар бар, ди. Мәсәлән, берәр танышыңа кунакка баргач, 3-4 яшьлек баласының матур итеп шигырь сөйләвен күрдең. Гадәттә, бу яшьтә балаларның күпчелеге юньләп сөйләшә дә белми. Син, сокланудан, бу баланы мактый башлыйсаң. Шул чагында әгәр дә Аллаһыдан бәрәкәт сорап куймасаң, бу балага күз тию ихтималы зур, гәрчә бу мактау чын ихлас күңелдән булса да.

    Балаларга гына түгел, ә олы кешеләргә дә күз тимәсен өчен ничек бәрәкәт сорарга? Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кардәшеңдә берәр нәрсә сине гәҗәпләндерсә, аның өчен бәрәкәт сорап дога кыл, чөнки күз тию хактыр», – дигән (ән-Нәсәи риваяте, 7617). Ягъни кешегә күз тимәсен өчен «Аллаһүммә бәрик» (Йә, Раббым, бәрәкәт бир) яки «БәрәкАллаһ фик» (Аллаһы сиңа бәрәкәт бирсен), «МәшәАллаһ үә тәбәрәкАллаһ» (Аллаһы шулай теләгән һәм сиңа Аллаһы бәрәкәт бирсен) сүзләрен әйтергә кирәк.

    Шулай ук үзебезгә дә күз тимәсен өчен алдан ук саклану чараларын күрү зарурдыр. Иртәнге һәм кичке зикерләрне даими әйтеп бару, иртә-кичен өчәр мәртәбә «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен уку һәм йоклар алдыннан да шушы сүрәләрне укып, уч төбенә төкереп (өреп) бөтен тәннебезне сыпырып чыгу (шул тәртиптә өч мәртәбә эшләнелә), иртә-кичен һәм шулай ук йоклар алдыннан «Аятел-көрси» аятен уку – күз тиюдән саклану чараларыннан.

    Төрле бозымнан, күз тиюдән сакланыр өчен һәрвакыт менә бу доганы укып йөрергә дә онытмыйк: «Әгүзү би кәлимәтил-ләһиттәммәти мин күлли шәйтанин үә һәммәтин үә мин күлли гайнин ләәммәһ» (Аллаһының камил сүзләренә һәрбер шәйтаннан, хәшәрәттән һәм яман күздән сакласын дип сыенам) (Бохари риваяте, 3371).

    Берәр яңа җиргә барсак, түбәндәге доганы укырга онытмыйк: «Әгүзү билләһи үә кудратиһи мин шәрри мә әҗидү үә үхәзирү» (Мин сизгән һәм курыккан яманлыклардан Аллаһыга вә Аның кодрәтенә сыенам).

     

    Реклама

    Санап кителгән сүрә, дога-зикерләрне ихлас күңелдән, чынлап та безне Аллаһы гына саклый дип инанып, бер шиксез Аңа тәвәккәлләп, калебебезне Аның белән бәйләп, һәр көнне һәм һәрвакыт әйтеп йөрсәк, ин шәә Аллаһ, Раббыбыз безне бар бозыклыклардан һәм бозым, күз тиюләрдән саклар.
    Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында инде күз тигән булса, ничек дәваланырга соң?

    Реклама

    Әгәр дә күз тидергән кеше билгеле булса, ул вакытта аңа тәһарәт алырга кушарга һәм ул тәһарәт алган вакытта агып төшкән суны берәр савытка җыеп барырга кирәк, ә аннан соң күз тигән кешене ул су белән госел коендырыга кирәк. Бу сүзләргә Абу Давыд (3880) җыентыгында килгән хәдис дәлил булып тора: Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын): «Пәйгамбәребез (с.г.с.) күз тидерүчегә тәһарәт алырга һәм аннан соң күз тигән кешегә шул су белән госел алырга әмер итә иде», – дип әйтеп калдырган.

    Кемнең күз тидергәнен белмәсәк, безгә Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәтеп калдырган зикер-догалар белән ул авыру кешене өшкерергә кирәк: «Бисмилләһи әръкыйкә мин күлли шәйин йүзикә үә мин шәрри күлли нәфсин әү гайни хәсидин, Аллаһү йәшфикә, бисмилләһи әръкыйкә» (Җәфаланган барча нәрсәдән һәм барча кешенең явызлыгыннан яки көнчеләрнең начар күзләреннән, Аллаһы исеме белән, сине өшкерәм! Аллаһы сине шифаландырсын! Аллаһы исеме белән сине өшкерәм).

    «Бисмилләһи йүбрикә мин күлли дәин йәшфикә үә мин шәрри хәсидин изә хәсәдә, үә мин шәрри күлли зий гаинин» (Аллаһы исеме белән! Ул сине чирләрдән пакьләсен, барча авырулардан терелтсен, әгәр көнче көнләшсә, аның явызлыгыннан һәм начар күзле кешеләрдән сакласын).

    «Бисмилләһи әръкыйкә мин күлли шәйин йүзикә, мин хәсәди хәсидин үә мин күлли зий гайнин Аллаһү һәшфикә» (Сине җәфалаган барча нәрсәдән, көнчеләрнең хөседләреннән һәм барча начар күзле кешеләрдән, Аллаһы исеме белән, сине өшкерәм! Аллаһы сине шифаландырсын) (Ибне Мәҗәһ риваяте, 3527).

    Шулай ук Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен укып өшкерергә була. «Фатиха» сүрәсе, «Аятел-көрси», «Кяфирүн», «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләре белән генә чикләнмичә башка сүрә-аятьләрне дә укып өшкерергә була, чөнки Коръән тулысынча шифа. Аллаһы Тәгалә «Исра» сүрәсенең 82нче аятендә болай ди: «Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне һәм Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез». Шуңа да Коръәнне һәрвакыт укысак, аның мәгънәләре турында уйлансак, фикерләсәк, күңелләребезгә тынычлык урнашачак һәм авыруларбызга шифа булачак.

    Бигрәк тә кечкенә чакта балаларга күз тиючән була, шуңа да берәр яңа җиргә сәфәргә яки кунакка барганда, аларны саклау өчен шушы доганы укырга онытмыйк: «Үгыйзүкә бикәлимәәтил-ләһит-тәммәти мин күлли шәйтаанин үә һәәммәтин үә мин күлли гайнин ләәммәһ» (Аллаһының камил сүзләре сезне һәрбер шайтаннан, хәшәрәттән һәм яман күздән сакласын дип, мин ул сүзләр белән Аллаһыга сыенам) (Бохари риваяте).

    Аллаһыга якынаерга омтылып, ул кушканнарны үтәп яшәргә тырышсак, ул тыйган гөнаһлы, фәхеш гамәлләрдән ерак булып һәм нинди генә авыруга юлыксак та, иң беренче Аллаһыга мөрәҗәгать итеп: «Йә, Раббым, шифаларыңны бир, дәваланырга иң хәерле файдалы сәбәпләрен безгә күрсәт», – дип догалар кылсак, калебләребез һәрвакыт Аллаһы белән бәйле булса, Раббыбыз безне Үз саклавы астына алыр һәм имин, бәхет-сәгадәтле тормышта яшәтер, ин шәә Аллаһ.

    Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ.

    Фото: http://pixabay.com

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/trle-bozymnan-kz-tiyudn-saklanyr-chen-nindi-doga-kylyrga

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: