erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Цикорийны антибиотик белән берьюлы кулланырга ярамый

Табиб-диетолог Ирина Рыль даими рәвештә цикорий куллану кандагы шикәр дәрәҗәсен төшерергә һәм эчәклек халәтен яхшыртырга булыша, ди.

“Цикорийның ярдәме шиксез. Аның составында җитәрлек дәрәҗәдә А, Е, В1, В2, В3, С, РР витаминнары, шулай ук калий, магний бар.  Аның составында эчәк микрофлорасы өчен бик файдалы, күп күләмдә инулин бар”,  – диде ул.

Белгеч сүзләренчә,  цикорийны антибиотик белән берьюлы кулланырга ярамый. Чөнки ул препаратның тәэсирен киметергә мөмкин. Моннан тыш, цикорийны даими куллануга кан тамырлары авырулары каршылык булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең рационга чагыштырмача күптән түген генә килеп кергән бу эчемлек цикорий дип аталган чүп үләненнән, дөресрәге, аның тамырыннан,  ясала. Кыздырылган һәм  вакланган цикорий тамырыннан төсе һәм тәме белән кофега охшаш эчемлек килеп чыга. Имеш тә, 1800 елларда  Франциядә кофе бөртекләренә кытлык килеп тугач, аны кофега алмаш буларак кулланганнар.

 http://nashcheremshan.ru/news/salamatlek/tsikoriy-kofega-almash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X