erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Туберкулез дәвага бирешәме?

Табиб-эпидемиолог Эльвира Шәйхуллина газета укучыларыбызга туберкулез чире турында сөйли.

– Эльвира Гаделҗановна, туберкулез нинди чир ул?

– Туберкулез – ул куркыныч йогышлы чир. Туберкулезны Кох таякчыгы китереп чыгара. Ул еш кына үпкәне зарарлый, әмма башка органнарга да зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, тире, бөерләргә, эчәклек, күзләр, сөяк-буын системасына һ.б.

– Ә нинди юл белән иярә?

– Үпкә туберкулезы белән авырган кешеләрдән башкаларга чир йога. Авыру йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һавага күпләп бактерияләр бүленеп чыга. Җилләтелмәгән бүлмәдә әлеге бактерияләр икенче кешегә йогарга мөмкин. Бигрәк тә авыру булган өйдә, хастаханә бүлмәсендә, армия казармасында, төрмәләрдә туберкулез белән зарарлану ихтималы зур.

– Кох таякчыгы белән зарарланучы һичшиксез туберкулез белән авыраячакмы?

– Туберкулез белән зарарлану ул әле “авырыйм” дигән сүз түгел. Кох таякчыгы йоктыручыларның 5-10 проценты гына авырырга мөмкин.

– Гадәттә нинди кешеләр авырый?

– Йомшак иммунитетлы кешеләр күбрәк авырый. Начар тукланган, тәмәкене еш тарткан, күп спиртлы эчемлекләр, наркотиклар кулланган, ВИЧ-инфекцияле, ашказанында, унике илле эчәгендә яралар булган, шикәр чире, гормонлы дарулар күп кулланган һ.б. чирләре булганнар туберкулезга тизрәк бирешергә мөмкин. Тетрәнүләрнең һәм начар кәефнең шулай ук иммунитетны йомшартуы расланган.

– Туберкулездан ничек сакланырга?

– Организмның чирләрдән саклану көчен арттырырга кирәк. Дөрес хезмәт режимын сакларга, дөрес итеп вакытында тукланырга, тәмәке тартудан, күпләп спиртлы эчемлекләр эчүдән, наркотиклардан баш тартырга, язын витаминнар кабул итәргә, йөрергә, күнегүләр ясарга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, бүлмәләрне җилләтеп, чис-та тотарга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авырый башлауның беренче билгеләре нинди?

– Озаклап йөткерү, ютәл коры яки какрык белән булырга мөмкин, аппетит начарлана, авыру ябыга, хәлсезлек күзәтелә, эшләү сыйфаты начарлана, тирләтә, бигрәк тә төнлә, даими рәвештә температура күтәрелә.

– Туберкулез белән авырганны ничек ачыклыйлар?

– Иң беренче флюорография үтәргә кирәк. Аннан табиб үзе билгели туберкулезны ачыклау һәм дәвалау чараларын.

– Бу чир дәвага бирешәме?

– Туберкулезны бүгенге көндә дәвалап була. Чирне никадәр тизрәк ачыкласаң, ул шулкадәр тизрәк дәвага бирешә.

– Безнең районда хәл ничек?

– Узган ел 5 кешедә (1се  Арчадан, 4се авылдан) туберкулез ачыкланды, быел ике кешедә. Авырмас өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм флюорографияне даими үтеп торырга кирәк.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X