erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Туңган үсемлекләргә ярдәм итеп була

Сез дә сынап карагыз.

Ике ысул өшегән үсемлеккә җан өрә ала.

1. Бакчага үстерү стимуляторлары сиптерергә кирәк. Бу катнашма яшелчә өчен дә, җиләк-җимеш культуралары өчен дә кулай:
10 литр суга 1 грамм исәбеннән янтарь (гәрәбә) кислотасы, 10 литрга 2 миллилитр «Эпин Экстра» яки 10 литрга 100 миллилитр «Стимул».
Эшкәрткәннән соң үсемлекләрне кояш яндырмавын хәл итегез, күләгә булдырыгыз. Зыян нык булса, 5-7 көннән шул ук состав белән тагын эшкәртегез.

2. Үсентеләрне тукландырыгыз. Җир өстендәге өлеше мөмкин кадәр тизрәк терелсен өчен, азот бирегез. Минераль ашлама — 10 литрга 20 грамм исәбеннән мочевина, нитрофоска, аммиак селитрасын, шулай ук органика — кош тизәген (1:20 исәбеннән), сыер тизәген (1:10 исәбеннән) кулланырга мөмкин.

Өшегән үсемлекләр бераз артка калачак, әмма яхшы тәрбияләгәндә, күтәрелеп китәчәк һәм барыбер уңыш бирәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://baltaci.ru/news/bakchachylyk/tungan-usemleklarga-iardam-itep-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X