Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тычканнар нидән курка?

    Басуларда, бакчаларда уңышлар җыелып беткәч, тычканнар көтүләре белән якын-тирәдәге авылларга, дачаларга күченә .

     

    Үткән язда дачага килгәч, үзебез дә елтыр күзле койрыклы корткычларның этлегенә тап булдык. Бакча йортының икенче катындагы оя ясап, кыш чыгуларына исем китте. Әйләнә-тирәсенә күп итеп яшел ылыс өеп куюыма карамастан, кышка каршы әйбәтләп томалап калдырган берничә төп роза куагымны да кимереп харап иткәннәр иде.

    Быелгы бакча сезонын ябарга килгәч, тирә-күршеләрем белән тычкан-күселәрдән, кимерүче урман җәнлекләреннән котылу әмәлләре турында үзара киңәшләшеп, гәп куертып алдык. Күршем Гөлфия бакча йорты, баз, сарай тирәләренә учлап агуланган бодай бөртекләре сибеп чыга икән.
    Олы яшьтәге Кәүсәрия әби үз ысулын отышлыга саный. “Кара көзгә кергәч, иске галошларымны балта белән тураклап чиләккә салып, бераз  яндырам да, су сибеп суыткач, шул сасы исле резина кисәкләрен тычканнар кереп ояларга мөмкин булган урыннарга таратып чыгам. Койрыклы шайтаннарның бакчабызда эзе дә калмады”, – ди.

    Күршебез Гөлсинәнең бакчасына бер елны җәй уртасында урман җәнлекләре – “актәпиләр”көтүе ябырылган булган. Әледән-әле кереп, уңышка зур  зыян салганнар: суганын, кишерен, чөгендерен урлап ташыганнар. “Кибеттән күп итеп сатып алып, “Крысиная смерть” таблеткалары, агулы брикетлар куеп карадым, капкынга да эләккәләделәр. Ул хәерсезләр күпсанлы булганга күрә, һич котыла алмадым. Шулай аптырап йөргән мәлемдә мәрхүмә әбекәемнең сыналган ысулын дачабызда кулланып карарга булдым. Хан заманында сарык йоныннан үзем бәйләгән свитерны пычак белән телгәләп, мангал өстендә көйдердем дә, бөтен бакча буйлап таратып чыктым. Бакчабызда койрыклы дошманнарның үзе түгел, эзе дә калмады. Баздагы бәрәңгегә дә тычканнар тимәде, яшь алмагачларым, розаларым исән-имин кышлады. Быел бер иске мендәремнең йонын яндырып, көлен пычкы чүбе белән болгаттым да, бакча йорты, мунча тирәсенә, сарай почмакларына, баз өстенә таратып чыктым”, –дип сөйләде.

    Марина ханымның үз ысулы: ул кимерүчеләрне куркыту өчен,  каен дегетенә манылган чүпрәкләрне алмагач төпләренә, бакча өе астындагы базга, чарлакка, верандага куеп калдыра икән. Тычканнар ияләшми, куяннар  агачларны кимерми, ди.  Кайберәүләр вак савытларга скипидар, йә керосин, уксус, нашатырь спирты салып куеп, тычканнарны куркытып качыра икән.

    Реклама

    Күршебез Илмира узган елда яңа йорт салып керде. Берничә бүлмәсен пенопласт белән, кайберсен пыялалы мамык белән җылытканнар иде. Узган кышта диварларны тишеп кереп, шул җылыткычлар эченә тычканнар оялаган булган. “Бакчага күченеп килгәч, тынычлык күрмәдек, дивар эчендә төне буе кыштырдашып, тынычлап йокларга ирек бирмәделәр. Нишләргә белгән юк”, – дип зарланды ул.  

    Аңа тәҗрибәле бакчачылар: “Диварның аскы ягындагы такталарын кубарып, җылыткыч материалга нафталин сибеп чыгарга кирәк. Тычканнар нафталин исенә түзә алмыйча, өегездән качып китәр. Язын сез бакчага килгәнче, андагы зәһәр ис тә калмас”, – дигән киңәш бирделәр.

    Хәмидә Гарипова.
    Казан

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tychkannar-nidn-kurka

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: