erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Урамда хәер сорашып торучыларга хәер бирергәме? Хәзрәт җавабы

Урамда кулын сузып хәер сорашып торучыларга хәер бирергәме?

Алар бу хәер акчаларын хәмер яки башка хәрәм әйберләргә сарыф итмәсме? Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Юныс түбәндәгечә җавап биргән.

«Соранган кешегә беркайчан да тупас сүзләр әйтмә, читкә этәрмә. Бирәсең килә икән, бир, бирмәсәң – бирмә. «Ике кулың бар, күзең күрә, нигә ялкауланасың?» – дип әйтмә, чөнки син аның кем икәнен, кайдан икәнен, нәрсә икәнен белмисең. Бирсәң бир, бирмәсәң бирмә, бу – бер.

Икенчедән, җәмәгать, кемгә сәдака бирергә, диярсез. Коръәни Кәримда Аллаһы Тәгалә болай җавап бирә: «Шундый кешеләр бар, тышкы кыяфәтенә карап, сез, ул бернигә дә мохтаҗ түгел, дип уйлыйсыз. Ул тыйнак, ул беркайчан, беркемнән берни сорамаячак. Шул ук вакытта ул бик тә мохтаҗ. Менә шундый кешене таба алсаң, хәерне шундый кешегә бирә алсаң, син ноктасына эләктең дигән сүз», – дип аңлаткан хәзрәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге видео белән социаль челтәрләрдә җырчы Алсу Фазлыева бүлешә. Җырчы Рамил хәзрәт Юныс җитәкчелегендә Кече хаҗ сәфәрендә. Әлеге төркем составында, шулай ук, җырчы Айгөл Бариева да изге сәфәргә кузгалган. Хаҗилар автобуста бер урыннан икенче урынга күченгәндә, Рамил хәзрәтнең файдалы вәгазьләрен тыңлап баралар.

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X