erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ураза тотканда ничек тукланырга?

Рамазан аена да күп калмады. Организмыбызга да, сәламәтлегебезгә дә зыян китермәс өчен, ураза тотканда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Терапевт, диетолог, нутрициолог Алинә Усаинова киңәшләре.

Сәхәргә нәрсә ашарга? 

– Гадәттә күпләр сәхәргә гади углеводлар ашый. Әйтик, ботка, пылау, җиләк-җимеш. Аннары берәр баллы әйбер яки камыр ризыгы белән чәй эчәләр. Көне буе су эчеп булмый дип, ашаганнан соң мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә тырышалар. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сәхәр ашагыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар», – дигән. Шуңа да сәхәрне калдырмагыз. Аксым, май, клетчатка белән туклансагыз, кайчан ифтар җитәр инде дип сәгатькә карап аптырамаячаксыз. 

Аксым ул – ит, йомырка, балык. Май – сарыкның курдюк, эч майлары, ат ялы, сыер мае. Клетчатка – яшел тәмләткечләр, шул исәптән укроп, петрушка, кыяр, ташкабак, кәбестәнең бөтен төре. 

Суны күпме эчәргә?
– Ифтарда 1-2 стакан җылы су. Ул ашкайнату системасын эшләтеп җибәрә. 
Тәравих намазы вакытында 4-5 стакан. 

Нәтиҗәдә суны 1,5-2 литр эчәбез булып чыга. Һәм бу киләсе ифтарга кадәр җитә дә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ифтарда нинди ризыкларга өстенлек бирергә?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берегез ифтар кылса, хөрмә белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Инде хөрмә тапмасагыз, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул чиста була», – дигән.
Ифтарга җиңелчә ризыклар әзерләгез: салатлар, кайнар чәй, 1-3 финики. Кинәт кенә күп итеп ашап куймагыз. Иң элек 1-2 стакан җылы су эчегез. 

Су эчкәч, ашыкмый гына намаз укыйбыз. 
Ифтардан алып тәравих намазы ахырына кадәр 1,2-2 литр су эчәргә. Аның 300-500 миллиграммы минераль су булсын, әйрән, кефир, кумыс та ярый. 
С, В төркеме витаминнары, ферментлар һәм магний эчәргә. 
Ифтарда аз гына ашыйсы килү теләге калырга тиеш. 

Салкын су эчәргә ярамый
– Ифтарда салкын су эчәргә ярамый, ни өчен дигәндә, ашказаныбыз аңа җайлашмаган. Салкын су эчкән саен, ашказаныбызга стресс була: кан тамырлары кысыла, ашкайнату процесслары акрыная. Ә витаминнар һәм минераллар, аксымнар нәкъ менә ашказанында үзләштерүгә әзерләнә! Ашказаны исә сәламәтлегебезнең нигезе булып тора. 

Салкын су эчсәк, ашказаны 20-30 минуттан бөтен ризыкны нечкә эчәклеккә “ыргыта”. Бу исә эчәклеккә зур зыян китерә, чөнки анда үзләштерелмәгән ризык килеп эләгә, билгеле бер вакыттан соң исә ул ризык чери башлый. Шул рәвешле витаминнар да үзләштерелми. Шунысы да бар: аксым (ит, балык, йомырка) череп, череткеч бактерияләрне тукландыра. Шул сәбәпле эчәклекнең аутоиммун авырулары, энтерит, яман шеш барлыкка килергә мөмкин. 
Моннан тыш салкын су бавыр авыруларына да китерә.

Безнең киңәшләрне истә тотсагыз, сәламәтлегегез дә сакланыр, уразагыз да җиңел тотылыр. Аллаһы Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X