Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ураза тотучыларга ничек тукланырга?

    Нутрициолог Гүзәл Галиева киңәшләре газета укучыларыбызга да кызыклы булыр Рамазан ае организм өчен дә сынау. Аңа зыян китерми генә ничек дөрес тукланырга? Сәхәр һәм ифтарда нәрсә ашу кулай. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)

    – Без ураза тотып, рухыбызны һәм иманыбызны ныгытабыз. Физик яктан да файдасы булсын өчен, сәхәр дә, авыз ачу да дөрес булырга тиеш. Иртән сәхәргә көн дәвамында көч һәм энергия бирә торган продуктлар ашарга кирәк. Алар:
    - терлек аксымнары – сыер һәм кош ите, субпродуктлар, балык, йомырка. 
    - үсемлек аксымнары – кузаклылар. Пешергәнче, аларны төнгә суга салып калдырыгыз. Мөмкинлек булса, эремчек суында тотыгыз. Болай иткәндә, фитин кислотасы күбрәк нейтральләшә. 
    - файдалы майлар – сыер мае, койрык мае (курдюк), ат мае, авокадо, ферментлаштырылган (башта суда тотылган) чикләвекләр, зәйтүн яки чистартылмаган табигый үсемлек мае, зәйтүн җимеше.
    - клетчатка: яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр, алар файдалы углеводлар булып тора.
    - бөртекле глютенсыз ярмалар – карабодай, көрән дөге, амарант, киноа. 
    Ярмаларны да, безнең организм тарафыннан эшкәртелми һәм үзләштерелми торган фитин кислотасын нейтральләштерү максатыннан, алдан ук суда тотарга кирәк. Болардан тыш, фитин кислотасы магний, кальций, тимер һәм цинкның – эчәклеккә, май һәм аксымнарның ашказанына сеңүенә комачаулый.    

    Сәхәрдә җиләк-җимеш, киптергән җимешләрне, “тиз” углеводлар  ашамаска тырышыгыз, чөнки алар тиз ашыйсыны китерә. Болар: ак ипи, пирожный, печенье, дөге, манный боткасы, бәрәңге, макарон, камыр ризыклары, фастфуд, баллы эчемлекләр. 

    Ифтарда иң элек хөрмә җимеше кабып куябыз яки су эчәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең үзенең хәдисендә дә: “Берегез ураза тоткач, хөрмә белән авызын ачсын, хөрмә тапмаса, су эчеп ифтар кылсын. Чөнки су – пакьләүче”, – дигән.

    Реклама

    Ифтардагы ризыклар йоклыйсы килүне һәм ашказанына авырлык китерергә тиеш түгел. Чөнки мөселман кешесенең әле төнге намазларын укыйсы бар. Авыз ачкач та, сөяк шулпасын эчәргә киңәш итәм. Ул ашказаны-эчәклек тракты өчен бик файдалы. Бигрәк тә озак вакыт ач торгач, җылы шулпа ашкайнату процессын эшләтеп җибәрә. Шулпаны 10-12 сәгать кайнатсагыз, тагын да яхшырак. Ашар алдыннан яшел тәмләткечләр салыгыз. Пешергән вакытта яшелчәләр кушсагыз да була, алай шулпа тәмлерәк килеп чыга. Аннары яшелчәләрдән торган җиңелчә ризыклар ашагыз. Ул яшелчә рагуы да, җиңелчә аш та, җиңел аксымнан (кош ите яки балык) торган, үсемлек мае салып болгатлыган җылы салат булырга мөмкин. Аңа чикләвек яки файдалы орлыклар салырга була. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ашказанының өчтән бер өлеше – ризык, өчтән бере – сыеклык, өчтән бере һава өчен булсын”, – дигән. Артык күп ашап, ашказанына авырлык китермик. 
    Рамазан аенда рационнан макарон, ак оннан әзерләнгән ризыклар, шикәрне алып атарга тырышыгыз. Алар туклыклы кыйммәткә ия түгел, шул ук вакытта организм аларны эшкәртү өчен күп көч куя. Сатудагы сөт ризыкларын өйдә әзерләнгәнгә алыштырыгыз. Үсемлек маеннан да баш тартыгыз, ул организмда ялкынсыну барлыкка китерә.  

    Баллы әйбер ашыйсыгыз килсә, хөрмә, җиләк-җимеш, бал ашагыз.     
    Мин гомуми киңәшләрне санап үттем. Үз организмыгызны тыңлагыз һәм ризык сезнең файдага гына булсын!  

    http:// http://shahrikazan.ru/news/din/uraza-totuchylarga-nichek-tuklanyrga

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: