erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Уразада да, салкын тигәндә дә файдалы ризык

Без яратып әзерләгән ризыклар арасында монысы аеруча үзенчәлекле – тәмле һәм файдалы. Ул безне тиз савыктыручы ризык буларак билгеле.

Тавык шулпасы салкын тиюне дәвалау өчен элек-электән кулланыла. Ул  ОРВИ вакытында гына түгел, ә операцияләрдән яки башка авырулардан соң да тиз аякка бастыра ала. Салкын тигәндә яисә вируслар аяктан екканда, тавык шулпасын эчу халык ысулы гына түгел, аның нәтиҗәлелеген фәнни тикшеренүләрдә дә исбатланган.
Билгеле булганча, тавык шулпасы, башка кайнар сыеклык кебек, сулыш юлларындагы лайланы чыгарырга ярдәм итә. Моннан тыш, тавык ите цистеинга — аминокислотага бай, ул организмга вирусларга каршы торырга булыша.
Галимнәр тикшеренүләре күрсәткәнчә, тавык шулпасы ялкынсынуны киметә, авыруны җиңеләйтә һәм авыру белән көрәшү өчен көч запасын тулыландыра ала. Моннан тыш, организмга сусызлануны булдырмаска ярдәм итә, бу салкын тиюне дәвалауда бик мөһим.
Тавык итендә шулай ук триптофан аминокислотасы бар, ул кәефне яхшыртырга ярдәм итә, бу да сәламәтләнү өчен бик кирәк.
Тавык шулпасы өреле булган саен файдалы үзенчәлекләре күбрәк. Шулай ук ураза тотканда тавык шулпасы иң файдалы аш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://omet-rb.com/articles/s-lam-tlek/2024-03-12/faydasy-f-nni-raslangan-3678216

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X