Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Уролог: «Гаиләдә җенси тормыш гомер буе барырга тиеш»

    Кайсы очракларда ир-атларга табибка бармый мөмкин түгел? Ирләргә җенси көчсезлекне булдырмас өчен нишләргә? Әнә шундый сораулар белән «Алан Клиник» белгечләренә мөрәҗәгать иттем. Клиника җитәкчесе, баш табиб Линар Әхмәтҗанов һәм уролог-андролог, уролог-сексолог Артем Куринов белән әңгәмә кордык ("Интертат", Казан, Рамилә Нотфуллина).


    Ни өчен ирләр табибка барырга ашыкмый? Алар нәрсәдән курка?

    Линар Әхмәтҗанов:


    Бу шактый четерекле тема. Кеше, гадәттә, җенси тормышы турында сөйләргә, проблемаларын ачарга кыенсына. Шуңа күрә ирләр табибка күренергә ашыкмый, авыруын белгертмәскә тырыша. Авыруны вакытында күреп алып, дәвалап, сәламәтләндерү өчен без гаиләләрне парлап карый башладык. Ире дә, хатыны да тикшерүне икесе берьюлы уза. Булган проблемалары ачыклана, чишелеше күзаллана, дәвалау схемасы билгеләнә. Әнә шул нисбәттән, уролог, эндокринолог белән беррәттән гинекологлар да килеп кушыла. Алар бергәләп гаиләнең җенси тормышы яхшы булсын өчен зур тырышлык куя.

    Артем Куринов:


    Минемчә, ирләрнең табибка күренмәвенә ике әйбер сәбәпче. Аның беренчесе - авырту, ягъни ир-атлар үз чирләре белән авырганда нык авырту тоялар. Икенчесе — табибка баргач авырту артыр, тикшерү тагын да авырттырып узар дигән уй. Әлеге миф халык арасында әле дә яши, күбесе һаман шулай уйлый. Аннан соң, читенлеге дә бар, күрәсең, уролог каршына баруны бертөрле кимсенү, түбәнсенү дип тә кабул итәләрдер. Ләкин бу һич кенә дә алай түгел. Тикшерү бик җиңел уза, авырттырмый, психологик яктан да без ирләрне күәтләп торабыз, читен булырга тиеш түгел. 

    Икенче сәбәпне мин башны комга күмеп яшерү белән чагыштырыр идем. Бу ирләргә хас күренеш. Үзләрен кешелек җәмгыятенең көчле, куәтле шәхесләре дип сөйләнсәләр дә, ирләр хатын-кызларга караганда бу яктан көчсезрәк шул.

    — Дәваланырга килүчеләр күпме?

    Линар Әхмәтҗанов:

    Хәзер андрология, урология һәм сексология ирләр сәламәтлеге өчен мөһим булган өлкәләрдән санала. Чөнки бүгенге тормышта ирләр авырулары яшәрде, авыручылар саны артты. Үзгәртеп кору вакытларыннан бирле элек өлкәннәрдә генә булган авырулар бүген яшьләрдә — 25-35 яшьлек ир-егетләрдә күзәтелә. Әлбәттә, мин бу саннарны яшьләрнең мәгълүматлы булуына да бәйлим. Алар авыру билгеләре нинди булырга мөмкин икәнен интернеттан укып таныша. Шуңа күрә, үзләрендә нинди дә булса кыенлык тоя икән, кичекмәстән табиб-урологка күренергә тырыша, дәваланырга омтылалар. Ир-атлар үзләренең саулыкларын кайгырта башлады дип уйлым. Үзлегеннән дәваланучылар сирәгәйде.

    — Ирләрдә нинди авырулар булырга мөмкин һәм алар ни сәбәпле килеп чыга?

    Артем Куринов:

    Ирләр авырулары дип бөер һәм сидек куыгы авырулары, простатик биз һәм җенес бизе авыруларын атыйбыз. Хәзер клиникада ирләрдә еш очрый торган простатит, аденома авырулары, организм функцияләренең эректиль яктан бозылышы, күкәй һәм сидек чыгару каналының ялкынсынуын дәвалау белән шөгыльләнәбез. Әлеге авырулар бик еш очрый. Бала тудыруга ни өчен сәләтсез булганнарын да тикшерәбез, сәбәбен ачыклап, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.  

    Линар Әхмәтҗанов:

    Бүген сәламәтлеккә зыян китерүче факторлар күп. Әйтик, экология, тирә-яктагы табигать көннән-көн начарая. Аннан соң, җәмгыятебез белән капитализм чорына кердек. Әнә шул сәбәпле, ир-атларга гаиләне алып бару, аны тәэмин итеп тору өчен күп эшләргә, зур акчалар булдырырга кирәк була башлады. Ә бу ирләр өчен зур стресс китерә. Ир-атларның исерткеч эчемлекләрне еш куллануы, теләсә кем белән җенси мөнәсәтләрдә булуы да төрле авырулар килеп чыгуына сәбәпче була ала.

    Артем Куринов:

    Заманага хас күренешләрне дә өстәү кирәктер. Әйтик, озак вакыт салкында эшләп тору, шунда эчке органнарга салкын тидерү. Көнозын бер урында, озак утырып эшләү дә ирләр сәламәтлегенә нык зыянлы. Төрле инфекцияләр, вируслар да ирләр организмына начар тәэсир итә.


    pixabay.com
    — Әлеге авыруларны билгеләр өчен ирләргә нинди анализлар тапшырырга кирәк?

    Артем Куринов:

    Гадәттә, 40 яшьтән узган ир-атларга беренче чиратта онкомаркер ПСА тапшырырга киңәш итәбез. Чөнки әлеге яшькә җиткән ирләрнең простатик бизләрендә еш кына рак та табыла. Аннан соң, простатик биз һәм сидек куыгына УЗИ тикшеренүе узарга кирәк. Бу - иң төп чаралар. Шушы анализларны табибка күрсәтеп, простатик бизне урологка тикшертеп алу бик мөһим. Шулар нигезендә без алга таба нинди анализлар биреләсен билгелибез һәм дәвалау барышын планлаштырабыз. 

    — Простатит авыруы олы яшьтәге ирләрдә генә күзәтеләме?

    Артем Куринов:

    Бу авыру яшькә карамый. Ул әлеге органның ялкынсынуына бәйле. Мисал өчен, тамакның шешеп чыгуы белән чагыштырып карыйк. Тамак шешеп чыгуга, аның ялкынсынуына сәбәпләр төрле булырга мөмкин Ул яшькә карамый, яшьләрдә дә, олыларда да күзәтелә. Простатит та шулай. Ниндидер инфекция булганга, салкын тидерү аркасында кешенең иммунитеты төшә һәм простатит ялкынсына башлый.

    Бүгенге көндә ирләрдә аденома авыруы еш очрый. Ул простатик биздә яман булмаган шеш барлыкка килү дигән сүз. Гадәттә, 40 яшьтән соң килеп чыга.

    — Шешләрне, гадәттә, алып аталар. Аденома булганда да операция ясаламы?

    Артем Куринов:

    Аденома авыруы берничә стадиядән тора. Соңгы стадияләрдә булган очракта операция ясарга, шул рәвешле алып атырга туры килә. Ә беренче һәм икенче стадияләрдә препаратлар ярдәмендә дәвалау белән чикләнәбез. Әгәр ир кеше вакытында килгән, соңга калмаган икән, операция ясалмый. Тик шундый күп кенә очраклар бар. Кайчагында ир-атлар авырту тоймыйлар. Авыру барлыгы анализда гына беленә. Шул анализ нәтиҗәләре буенча дәвалыйбыз һәм операция ясалмый.

    Заманалар алга бара, диагностика да бүген үсештә. Аденомага каршы операция таләп итүче авыру ир-атлар саны хәзерге вакытта кими бара. Дәвалану озак вакытны алмый, ай-ай ярым чамасы. Ләкин дәвалау узгач, алга таба урологка күренеп торырга кирәк. Тиешле күзәтү, профилактик чаралар кулланмаган очракта авыру яңадан ялкынсына ала. Шуңа күрә, без тылсымлы дару эчтең дә терелдең, башка авырмыйсың дип вәгъдә итә алмыйбыз. Саулыгыңны кайгыртмасаң, табибка вакытында күренмәсәң, авыру яңадан ялкынсынырга, кире кайтырга мөмкин.


    pixabay.com
    — Уролог — ирләр табибы гына бит?

    Артем Куринов:

    Юк. Ирләр табибы гына түгел. Ул хатын-кызларны да дәвалый ала. Ирләрдә дә, хатын-кызларда да бер үк урологик система бит. Әмма бу клиника шартларында без күбесенчә ирләргә кагылышлы авырулардан дәвалыйбыз. Табиблар арасында гинеколог-урологлар да булырга мөмкин. Алар инде хатын-кызларны дәвалый.

    — Сез үзегез уролог-сексолог һәм уролог-андролог та. Аңлатып үтсәгезче, кайсы нәрсәне аңлата?

    Артем Куринов: 

    Сезгә җиңелчә аңлатыйм әле. Сексология  — ул урология белән психология тоташкан урында тора. Без психологик характердагы авыруларны дәвалаганда, әлеге авыруларның берникадәр дәрәҗәдә сексуаль тормышта да чагылуын күзәтәбез.  

    Андрология исә, тулысынча ирләр урологиясе дигән сүз. Ирләрнең җенси көчсезлеге, бала тудыруга сәләтсез булуы, яшь барган саен килеп чыгарга мөмкин булган төрле гормональ проблемалар — болар барысы да андрологиягә карый.

     — Урологлар арасында ирләр күп.

    Артем Куринов:

    Әйе һәм бу аңлашыла да. Чөнки ир-атка ир-ат табибка ачылу җиңел. Чынлыкта исә, хатын-кызлар арасында да бик яхшы алгарышлы урологлар бар. Гинекологиядә дә бит күбесенчә хатын-кызлар эшли. Ирләр сирәк очрый. Бар булганын рәхәтләнеп сөйләр өчен ирләргә ир-ат табибга күренергә кирәктер. Хатын-кыз каршында әле ул нәрсәнедер әйтеп бетермәскә, яшереп калырга мөмкин. Бу физиологиягә бәйледер, күрәсең.

    — Ирендә ирлек билгеләре начараюын күреп, авыруын сизеп торган, аңа ярдәм итәргә теләгән хатын-кызларга нишләргә киңәш итәр идегез?

    Артем Куринов:

    Хатын-кыз иренә яратканы турында әйтә ала. Аңа яхшылык теләве, сәламәт булуын кайгыртып торуы хакында, киләчәктә әле бик озак бергә буласы килүе, шул исәптән җенси тормыш алып бару турында да еш әйтергә мөмкин. Әгәр хатын-кыз ирендә җенси функцияләр үзгәрешен тоя икән, максималь дәрәҗәдә җиңел итеп иренә тикшеренеп алырга киңәш итәргә була. Хәзерге моментта табибка күренмәсә, киләчәктә соңга калу ихтималы бар икәнлеккә басым ясарга кирәк. Гадәттә, бу алым ирләргә нык басым ясый, алар табибка күренергә кирәк дип тәвәккәлли. Без еллар узган саен бер дә яшәрү ягына бармыйбыз, олыгаябыз гына. Шуңа күрә организмда ниндидер вак кына үзгәреш күзәтелә икән, авыру үзе үткәнен көтеп утырасы түгел. Табибка күренергә кирәк. 

    — Хәзерге вакытта җенси тормышны яхшырта торган препаратлар күп рекламалана. Аларны кулланырга мөмкинме?

    Линар Әхмәтҗанов:

    Ирләр арасында «Виагра» һәм башка реклама аркылы киң таралган препаратлар турында байтак мифлар йөри. Бу даруны берне эчтең дә, авыру юкка чыга дип фаразлыйлар. Шулай уйлап, алар нык ялгыша. Бу препаратларны кулланып, ир-атлар үзләрендә булган авыруларны катлауландыра гына. Сәбәбен белеп, тизрәк дәваланырга кирәк, югыйсә.


    pixabay.com
    — Ирләр үзләрендә нинди үзгәреш тойган очакта, кичекмәстән табибка күренергә кирәк?

    Реклама

    Артем Куринов:

    Беренчедән, сигәндә сизелерлек үзгәрешләр булу мөмкин. Әйтик, сиеп бетермәгән кебек тоелса, авырту булса, төнлә бәдрәфкә еш йөрелсә. Аннан соң, эчнең аскы өлешендә нык авырту булырга мөмкин, җенси органнар тирәсендә авырту билгеләре була, сидек юлларыннан гадәти булмаган сыеклыклар килеп чыкса, урологка күренергә кирәк.

    Әгәр бу билгеләрне күрми калып яки күреп-белеп тә табибка бармаган очракта, ахыры ни белән тәмамлана?

    Артем Куринов:

    Гадәттә, әлеге билгеләр ялкынсыну авыруларының беренче билгеләре булып тора. Вакытында дәваланмаса, кеше алга таба сия алмаска мөмкин.

    Җенси функцияләре дә үзгәреш кичерә. Кайчагында бу авырулардан соң ирләр бала тудыруга сәләтсез булып кала.

    — Әлеге авыруларга каршы нинди дә булса профилактик чаралар кулланып буламы?

    Артем Куринов:

    Бу бик җиңел әйберләр. Салкын тидермәскә, җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә саклану чараларын күрергә кирәк. Һәм әлбәттә, спорт белән шөгыльләнергә, җәяү күп йөрергә, гәүдәнең аскы өлешенә кагылышлы физик күнегүләрне даими ясарга мөмкин. Начар гадәтләрне онытырга һәм регуляр рәвештә җенси тормыш алып барырга кирәк.

    — Ирләрдә була торган әлеге авырулар атадан балага күчәме?

    Артем Куринов:

    Әйе, күчәргә мөмкин. Әйтик, әтисендә аденома бар ди, ул малаенда да булырга мөмкин. Ләкин бу булырга мөмкин дигән сүз генә, булмаска да мөмкин. Аны булдырмас өчен без ир-ат халкына урологка ешрак күренергә тәкъдим итәбез.  

    — Табиб-урологка бару алдыннан ничек әзерләнергә кирәк?

    Артем Куринов:

    Бу аерым әзерлек таләп итми. Бары тик ике сәгать алдан бәдрәфкә бармый торырга һәм су эчәргә киңәш ителә.

    Ирләргә киңәш буларак әйтегезче, яхшы урологны ничек сайларга?

    Артем Куринов: 

    Хәзер интернетта табиблар турында фикерләр күп. Аннан карарга була. Элеккечә, таныш кешең биргән мәгълүматка нигезләнеп, киңәшен тотып, шул табибка да килергә мөмкин. 

    — Ир-ат атнасына, аена ничә мәртәбә җенси мөнәсәбәттә булырга тиеш? Оптималь саннары бармы?

    Артем Куринов:

    Норма юктыр ул. Атнасына 2-3 мәртәбә кирәктер дигән фикер генә бар. Әмма монда да ирләрнең 3 төрле конституцияле булуын күздә тотабыз: көчле, уртача һәм көчсез. Һәрбер ир-атны конкрет карарга кирәк. Аның конституциясенә нигезләнеп, атнасына якынча 2-3 мәртәбә дип тәкъдим итәбез. Ләкин кемгәдер бер мәртәбә дә җитәргә мөмкин, кемгәдер 3 мәртәбә дә аз. Ир-атның ничә яшьтә булуын да онытмаска кирәк. 


    pixabay.com/ru
    — Җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып тору ирләргә зыянлымы?

    Артем Куринов:

    Әйе, бу организмга зыянлы. Мисал өчен, яңа машина алдыгыз, ди. Алуга аны, йөрмичә, 3 айга гаражга кертеп куйдыгыз ди. 3 ай вакыт узгач, машина кабыныр микән? Ничек уйлыйсыз? Кеше организмы белән дә шулай. Организм нык үзенчәлекле. Ул үз-үзен контрольдә тота. Әгәр без нинди дә булса функциясен, системасын кулланмыйбыз икән, организм бу системага энергия бирми башлый. Шуңа күрә, барысы да даими эшләнергә тиеш.

    Ир-атларның сәламәт булуларына җенси органнарның кан тамырлары нинди һәм кан йөреше нинди булуы да зур роль уйный. Һәр эрекция кан тамырлары өчен тренировка сыман тәэсир итә. Әгәр тренировка аз булса яки бөтенләй булмаса, кан тамырлары начар эшли.

    — Ә ирләрне бала тудыруга сәләтсез булуга нәрсә китерә ала?

    Артем Куринов:

    Моңа төрле ялкынсыну авырулары сәбәпче. Әйтик, простатит, күкәй ялкынсынуы, сидек чыгару каналының ялкынсынуы, җенси юл белән тарала торган төрле авырулар да сәбәпче. Начар гадәтләр булу, суык тидерү, гәүдәнең артык зур авырлыгы, диабет сыман башка төрле авырулар да этәрә ала. Яки генетик авырулар аркасында ирләр җенси яктан көчсезләнә. Бу сәбәпләрнең кайберләрен дәвалап, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Әмма барлык очракларда да түгел шул. 

    — Сперматозоидның яхшы булуына нәрсә бәйле? Җенси яктан көчле булу өчен ирләргә нишләргә?

    Артем Куринов:

    Сперматозоид гел хәрәкәттә һәм формасы белән нормаль булырга тиеш. Шул очракта сперматозоид — ата җенес күзәнәге ана җенес күзәнәге янына тизрәк барып җитә һәм үз эшен эшли. Сперматозоидның җитез булуына ир-атның ашаган ризыгы да мөһим. Ул витаминнарга бай булырга тиеш. Артык җылы, тирләтә торган кием кимәсә яхшы. Бала алып кайтырга уйлаган гаиләләргә без кайнар мунча, кайнар ванналар кермәскә киңәш итәбез.  

    — Сезгә, гадәттә, ирләр үзләре генә киләме, әллә хатыннары беләнме?

    Артем Куринов:

    Күбесенчә аерым киләләр. Әмма хатыннары белән килүчеләр дә күп. Ирләрен урологка телефон аша приемга яздырып китертүче хатын-кызлар да байтак.

    Яраткан хатынын сөендергән ир — чын ир инде ул. Табибка күренә, борчыган мәсьәләсен ачыклый, дәвалана, сәламәтлеген кайгыртып тора. Әнә шул рәвешле тормышларында да яхшы якка үзгәрешләр булса, без табиблар чын күңелдән сөенәбез. Еш кына рәхмәт сүзләре дә ишетергә туры килә. Балага уза алмаган гаиләләрдән сөенче хәбәр алу рәхәт. Дәваланганнан соң бәбигә узсалар, күңел тула. Берсендә приемга 85 яшьтәге ир-ат килде. Ул үзенең яшь хатынга өйләнүен һәм бала алып кайтырга планлаштырганнарын белдерде. Аның бу теләген тормышка ашыру өчен бераз дәваларга туры килде үзен. Кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттек. Нәтиҗәдә, хатыны бәбигә узды. Бу безнең өчен зур шатлык иде. Ирләрнең ир булуына яшь чикләнми. Яраткан эшеңнең яхшы нәтиҗәсен күрү, кешеләргә булыша алуыңны белү — үзе зур бәхет. 

    Линар Әхмәтҗанов:

    Сәламәтлек беренчел. Гаилә сәламәт булсын өчен, тулы канлы тормыш алып барсын өчен без кулдан килгәнне башкарабыз. Һәм бу эштә дә зур шатлык китерә. Коммерция медицинасы акча өчен генә эшли дигән сүзләрне ишетү кайчак кыен да була. Эшне профессиональ дәрәҗәдә оештырырга, авыруларга ярдәм итәргә омтылабыз, югыйсә.

    Артем Куринов:

    Бу хроник авыруларның яңадан ялкынсынырга мөмкин булуына бәйле. Шуңа күрә бездә дәваланган ир-атларны күз уңыннан җибәрмәскә тырышабыз. Ир-атларның күбесе әле соңыннан да табибка күренергә кирәк икәненә күнегә, хәтта аны бернәрсә борчымаса да, елына бер мәртәбә ул үзе килеп, күренеп китә, саулыгын кайгырта башлый.

     — Ир-егетләр ничә яшьтән алып урологка күренергә тиеш?

    Артем Куринов:

    18 яшькә кадәрле малайлар балалар урологына күренә. Аннан соң инде зурлар табибына барырга тиеш. Минемчә, 30 яшьләргә кадәр, әгәр шуңа кадәр бернәрсә дә борчымаса, урологка бармаска да мөмкин. Ә 30 яшьтән соң елына бер мәртәбә күренеп алу яхшы. Елына бер бирелә торган анализлар бар. Аларны тапшырырга мөмкин. Җенси мөнәсәбәтләрдә еш була торган ир-атларга мазок булса да тапшырырга киңәш итәр идем. 40 яшьтән соң ел саен ПСА, УЗИ үтәргә һәм нәтиҗәләре белән табиб-урологка күренү тиеш дип саныйм.

    Тулырак:https://intertat.ru/news/health/16-12-2021/urolog-gail-d-ensi-tormysh-gomer-bue-baryrga-tiesh-5845129

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: