erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Вафат булучылар һәм авыр хәлдәге сабыйлар өчен дога кылу үрнәге

Көн саен бәла-казалар турында ишетеп, зәңгәр экраннардан күреп торабыз: ату, шартлаулар, су басу, янгын...

Нәкъ менә шундый вакыйгалар бу тормышның бер мизгел генә булуын һәм һәр минутның кадерен искә төшерә.⠀
Бүген мондый бәла үзебезгә кагылды. Казанда – зур фаҗига.
Вафат булучылар һәм авыр хәлдәге сабыйлар өчен дога кылыйк.
«Ләә иләәһә иллә-ллаһүл газыймүл-хәлиимү, ләә иләәһә иллә-ллаһү, раббүд-гаршил-газыйми, ләә иләәһә иллә-ллаһү, раббус-сәмәвәәти, вә раббүл-арди вә раббүл-гаршил-кәриим»
«Хәлим вә Кәрим (Бөек вә Рәхимле) булган Аллаһыдан башка гыйбадәт кылырлык илаһ юк. Бөек тәхетнең хуҗасы булган гыйбәдәткә лаеклы Аллаһыдан башка илаһ юк»
«Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигун! Аллаһумма-җурнии фии мусыйбатии вәхлүф лии хайран минһә»
«Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!» Йи, Аллаһым, мине бу бәлам өчен саваплы ит һәм аны берәр хәерле әйбергә алыштыр».
«Аллаһуммә рахмәтәкә әрҗүү фәләә тәкилнии иләә нәфси ҭарфәтә гайнин вә аслих лии шә’ни күлләһү ләә иләәһә иллә әнтә!»
«Ий, Аллаһым, мин Синең рәхмәтеңә өметләнәм. Бер мизгелгә генә дә мине нәфсемә йөкләмә. Минем барлык халәтемне дә дөреслә, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер Зат та юк!»
(“Дин вә мәгыйшәт”)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/din/vafat-buluchylar-m-avyr-khldge-sabyylar-chen-doga-kylu-rnge

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X