Реклама
Укучыбыз, аш-су остасы Алсу Шакирова Вена вафлие рецепты белән уртаклашты.
Камыр өчен кирәк:
3 йомырка
1/4 стакан шикәр
2 стакан сөт
30 грамм атланмай
2 стакан он
1 чәй кашыгы сода
1/2 чәй кашыгы тоз
Йомырка сарысын миксер ярдәмендә шикәр белән болгатабыз. Атланмайны эретеп, сөт белән бергә туглыйбыз. Аерым савытка он, сода, тоз салып, миксер белән болгатабыз. Йомырка агын күбекләнгәнче күпертәбез һәм камырга салабыз. Әзер камырны вафельницада пешерәбез.
Тәмле булсын!
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/vena-vaflie-retsepty
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз