erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ялгышырга ярамый

Арча районы прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы федераль законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең элекке хезмәткәрләре арадашчылар аша, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теория имтиханын, белемнәрен дә тикшереп тормыйча, тапшырган өчен ришвәт алалар, шуның өчен Арча район суды тарафыннан хөкем ителәләр.

Югарыдагылардан күренгәнчә, транспорт белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклыклар законсыз, практик күнекмәләрне һәм йөртү осталыгын тикшермәгән килеш  бирелгән.

Район прокуроры судка машина йөртү таныклыкларын алуны законсыз дип тануны һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктатуны таләп итеп 10 административ дәгъва гаризасы җибәрде.

Хәзерге вакытта 6 административ дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде, калганнары каралу хәлендә.

Суд карарларының үтәлеше район прокуратурасы контролендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры

ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X