erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яман шешне ничек булдырмаска?

Белгечләр моның бер ысулын атаган.

Америка онкология җәмгыяте белгечләре күкрәк яман шешен булдырмау ысулын атаган. Баксаң, авыру куркынычы артык гәүдә авырлыгын югалтканда кими икән. Бу хакта EurekAlert хәбәр итә.Галимнәр 50 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 180 мең хатын-кыз турындагы мәгълүматларны анализлаган, алар ун төрле тикшеренүдә катнашкан. Бу хатыннарның гәүдә авырлыгы ун елга өч тапкыр бәяләнгән: тикшеренү башында, биш елдан соң һәм дүрт елдан соң. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, гәүдә авырлыгын киметкән хатыннарда, сөт бизенең яман шеше барлыкка килү куркынычы, авырлыгы үзгәрмәгән кешеләрнекеннән кимрәк булган.

2-4, 5 килограмм авырлыгын югалткан хатын-кызлар яман шеш белән 13 процентка сирәгрәк авырган. Гәүдә авырлыгын 4,5-9 килограммга киметү — 16 процентка, ә тугыз килограммнан артык югалту авыру барлыкка килү куркынычын 26 процентка кимегән.
Күкрәк яман шеше хатын-кызлар арасында иң киң таралган онкологик авыруларның берсе булып тора, дип яза Кызыл таң.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: социаль челтәрләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X