Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яшьли яшәп туюның сәбәбе нидә?

    Җавапсыз мәхәббәт, үз урыныңны тапмау, тормыш мәгънәсе югалу… Үз-үзеңә кул салырга этәрердәй сәбәпләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә була. Үлемнең кайсы да аяныч инде. Ә менә социаль челтәрләрдә, башкаларга күрсәтеп, үз тормышың белән аудитория алдында хушлашу – тилелекме, чарасызлыкмы, чираттагы модамы? ("Ватаным Татарстан", Казан, Чулпан Гарифуллина).

     

    Беренче генә очрак түгел

    Күптән түгел Зеленоград шәһәрендә бер кыз Инстаграм социаль челтәрендәге «туры эфир» барышында үз-үзенә кул салган: «ЛСП» төркеменең «Номера» дигән җырын (Россиядә тыелган җыр. – Ред.) кушып, балкон киртәсенең читенә утырып, җырның «И камнем вниз» дигән сүзләре яңгырый башлауга артка таба авып китә ул. Кыз татуаж мастеры булып эшләгән. Бу фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклый башлаганнар. Моңа кадәр Мәскәүнең Свиблово районында яшәүче 24 яшьлек кыз да Инстаграмдагы «туры эфир» вакытында үз-үзен үтермәкче иде. Ул чакта әлеге хәлне күзәтеп торган бер язылучысы полициягә шалтыратып, чарасын күрә. Шулай ук 2016 елда Псков өлкәсендә куркыныч фильмнарда гына күреп күнеккән бер хәл була. 15 яшьлек мәктәп укучылары Денис һәм Катя торак йорт тәрәзәсеннән полиция машинасына ут ача. Хокук сакчылары өйгә бәреп кергәндә, алар инде үлгән була. Алар үз-үзләренә кул салган дип фаразлана. Барлык мәхшәрне алар интернетка чыгарып барган.

    Әле болары – халык теленә кереп калганнары гына. Социаль челтәрләрнең күплеген, төрлелеген исәпкә алып, мондый куркыныч «туры эфир»ларның бихисап булуын фаразларга мөмкин.

    Аварияләргә караганда күбрәк

    Дөньяда 800 меңнән артык үз-үзеңә кул салу очраклары теркәлә. Ел саен! Росстат мәгълүматларына караганда, узган елгы статистика буенча Россиядә 100 мең кешегә 11,7 суицид очрагы туры килә. Россия әле дә үз-үзенә кул салучылар саны буенча иң зур күрсәткечләргә ия булган дәүләтләр исемлегендә кала. Белгечләр әйтүенчә, суицид корбаннары юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләргә караганда да күбрәк… Сүз уңаеннан, 2020 елда Татарстанда 11 яшүсмер үз-үзенә кул салган.

    Блогер Ринат Галиәхмәтов алдарак телгә алып үткән фаҗигадән сүзсез калдым ди. Тора-бара мондый күренешләрне интернетта күрсәтүнең зыяны да булмый калмас дип саный ул.

    – Безнең тормышта төрле күренешләр бар, мондыйлары элек тә булган. Аны бары тик болай күрсәтүче генә юк иде, алар хакында белмәдек кенә.  Хәзер социаль челтәрләр тормышыбызның зур өлешен алып тора. Кулда гел телефон. Менә шул интернет аша кешенең нишләгәнен карап торабыз. Үзләренә кул салган кешеләрне жәллим мин. Алар йомшак холыклы, җебегән. Үләбез дә, барлык мәшәкатьләр юкка чыга, дип саныйлардыр. Ә болай уйлау дөрес түгел, – диде блогер.

    Журналист Чулпан Галиәхмәтованың мондый күренешләргә үз фикере:

    – «Әни, бездә нинди геройлар бар?» – ди кечкенә кызым бер көнне. Гагарин, Девятаев, Җәлил турында сөйләдем. «Алар  исәнме?» – дип сорый. «Юк, үлгәннәр», – дим. «Ә исән геройлар бармы?» Бу сорау аптырашта калдырды. Балага җавап бирә алмадым, чөнки исемнәре телдә булган замана геройларын белмим. Алар турында сөйләмиләр! Без – Олег Кошевой, Зоя Космодемьянская, Александр Матросов батырлыгында үскән балалар. Ә минем үсмер кызым нәрсә укый, дөресрәге, карый? «Тик-ток»! Блогерлар! Аларга табыналар! Ә алар нәрсә эшләгән?! Белгән юк. Иң мөһиме – аларның аудиториясе бар! Әйтик, язылучыларны җыю өчен «туры эфир»да җенси якынлык кылган блогерлардан нинди уңай тәрбия көтәсең?! Ә бит хәзерге буынны тәрбияләүдә алар зур өлеш кертә. Менә шушылар белән агуланганнар «туры эфир»ларда үз-үзен үтерүгә кадәр барып җитә. Геройлык кыласың, имеш. Әйе, дөньяның ямен тапмаган үсмерләр дә бардыр. Үзгәреш чорында организмда гормоннар Сабантуй ясый бит. Мин дә үсмер чагымда, үлсәм, ничек булыр иде икән, дип уйлаганымны хәтерлим. Әнигә булган мәхәббәт туктатып калды! Аларга кайгы китерәм дигән уй. Әгәр үсмер белән ана арасында җылы мөнәсәбәтләр юк икән, миңа калса, депрессиядә булган үсмерне бу дөньяда башка берни тотып тормый.  Балада мәхәббәт уяту бик мөһим. Үзеңә, дөньяга карата! Нинди генә баналь яңгырамасын дөньяны мәхәббәт яшәтә. Ә мәхәббәт ул – матурлык, ул – рухи якынлык, – ди ул.

    Психолог Зөһрә Кәримова суицидка китерә торган сәбәпләр рәтендә мәктәптә алган начар билге, мәхәббәт аркасында яралы йөрәк кенә түгел дигән фикердә.

    – Суицидка тирән төшенкелек, кешенең тормыш мәгънәсен югалту да китерә. Шунысы да бар: малайларга караганда кызлар бу адымга ешрак бара, – ди белгеч. – Үз-үзеңә кул салуның сәбәпләре күп, шулар арасында иң куркынычы – ярдәм, мәхәббәт, игътибар, кайгыртучанлык кебек хисләрдән мәхрүм калу. Барыннан да бигрәк – ярату җитмәү. Суицид кылырга ниятләгән кеше үзен, беркемгә дә кирәкмим, дип тоя башлый һәм шуннан бәйлелек тамыр җәя. Анысының да төрләре күп: алкоголь, наркотикларга бәйлелек, социаль челтәрләргә бәйлелек. Хәтта күп ашауга да. Социаль челтәрләрдә кеше үзенә терәк таба. Аны анда ничек бар, шул килеш кабул итәләр.

    Реклама

    Яшь гомерләрен корбан итәргә җыенганнарны ничек аңларга соң? Зөһрә Кәримова әйтүенчә, яшьләр бу вакытта мәхәббәт һәм игътибар «өләшкән» кешеләрнең фикерләренә, «авторитет» саналган затларга колак сала. «Таныш булмаган кешеләр әйткән сүзгә ышану, төшенкелек турында җырлар тыңлау – барысы да шуңа бәйле», – ди ул.

    Мондый «популярлык» корбаннары булмасын өчен, тормышта максат булырга тиеш дигән фикердә психолог. «Мотивация, максат булмаган җирдә битарафлык уяна. Беренчедән, үз-үзеңдә җаваплылык хисен булдырырга, сайлый белергә өйрәнергә кирәк. Ни өчен яшим? Кем булырга телим? Моның өчен нишләргә? Хыялланырга кирәк. Үз хыялларыңны язарга, шуның белән илһамланырга. Бу да булыша», – дип киңәш бирде Зөһрә Кәримова.

    Ислам динендә бу хакта ни диелә?

    «Үз-үзегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезгә карата рәхимле булды».
    «Кем дә кем үз‑үзен берәр нәрсә белән үтерсә, җәһәннәмдә шуның белән газапланачак».
    «Кешенең үз‑үзенә карата җинаять кылуы гөнаһысы буенча башка кешене үтергән дәрәҗәдә, чөнки җан ул аның милке түгел, җан ул – Аллаһныкы».
    «Бер кеше җәрәхәт аркасында үз‑үзен үтерде. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә әйтте: «Колым үз‑үзен үтереп, мине узды. Шуңа күрә мин аңа Җәннәтне хәрам кылдым».

    КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?

    Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен ышаныч телефоны (шалтырату бушлай һәм аноним): 8-800-2000-122;

    «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге: (843) 571-3-571;

    Шәһәр психоневрология хастаханәсе каршындагы психологик ярдәм үзәге (тәүлек буе): (843) 279-55-66 яки (843) 279-55-80.

    Андрей Курпатов, танылган психотерапевт:

    – Суицидларның иң күп өлеше 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләргә туры килә. Өстәвенә яшүсмерләр арасында суицидаль омтылышларның йөзләрчә очрагын исәпкә алырга кирәктер. Проблема бик тирәндә ята. Бер яктан, бу – социаль челтәрләрдәге бозык эчтәлек (контент), мыскыллау төрләре (кибербуллинг, троллинг). Икенче яктан, баланың мәдәни тирәлеген булдыра алырдай тышкы мохит юк. Кешене суицидка этәрүче төп көч – синең киләчәгең юк дигән хис.

    (Бер әңгәмәсеннән өзек)

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: