erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йогышлы авыру белән чирләмәс өчен киңәш һәм догалар

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин авырган кешеләргә үзенең киңәшләрен бирә.

1.    Чиргә карата күңелдәге куркуны бетерү.
2.    Бөтен нәрсә Аллаһ тәкъдирендә дигән уйны күңел түренә сеңдерү.
3.    Табиб биргән киңәшләрне үтәргә тырышу.
4.    Догалар укып, Аллаһ Тәгалә белән мөнәсәбәтне өзмәү һәм ныгыту.
Төрле чирләрдән һәм күңелсез хәлләрдән саклану өчен, өч дога тәкъдим итәм. Аларның берсе изге Коръәндә язылган, икенчесе хәдисләрдә килә, өченчесе – диндар кешеләргә төш аркылы килгән дога.

Коръәндә язылган сакчы дога.
Хәдис җыентыкларында шундый сүз бар. Әгәр бер кеше иртән таң аткач һәм кичен кояш баткач, җиде тапкыр: “Хәсбийәллааһу ләә иләәһә илләә һувә галәйһи тәвәккәльтү вәһувә раббуль гәршиль газыыйм” (“Бердәнбер таянычым Аллаһ, Аңардан башка таянычым юк. Аңа тапшырдым һәм Ул бөек Гарешнең Раббысы”), — дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең дөнья һәм ахирәт белән бәйле булган бөтен борчуларын үз өстенә алыр.
Рәсүлебез (с.г.в.) өйрәткән сакчы дога.
“Бисмилләәһиль-ләзии ләә йәдурру мәгә исмиһи шәйун филь әрды вәләә фиссәмәәи вәһувәс сәмиигуль галиим”.
Мәгънәсе: “Ишетүче һәм белүче Аллаһның исеме белән җирдә һәм күктә бернәрсә зарар китерә алмас”.
Өченче дога.
“Бисмилләәһи мәәшәә әллаһу ләә хәулә вәләә куввәтә илләә билләәһ. Бисмилләәһи мәәшәә әллаһу ләә йәсуукуль-хайра илләл-лаһу, куллү нигъмәтин фәминәллааһ. Бисмилләәһи мәәшәә әллаһу ләә йәкшифуссүүә илләллааһ. Бисмилләәһи мәәшәә әллаһу ләә йәсрифуссүүә илләллаһ. Бисмиллләһи мәәшәә әллаһу әльхайру куллүһу бийәдилләәһ”.
Мәгънәсе: “Аллаһның исеме белән башлыйм, Ул ни теләсә, шул булыр. Аллаһның көче һәм куәтеннән башка көч һәм куәт юк. Аллаһның исеме белән башлыйм. Аллаһ ни теләсә, шул булыр. Аллаһтан башка беркем игелек китерә алмас, бөтен нигъмәтләр Аңардан. Аллаһның исеме белән башлыйм, Аллаһ ни теләсә, шул булыр. Аллаһтан башка бозыклыкны беркем юк итә алмас. Аллаһның исеме белән башлыйм. Аллаһ ни теләсә, шул булыр. Аллаһтан башка бозыклыктан беркем коткара алмас. Аллаһның исеме белән башлыйм. Аллаһ ни теләсә, шул булыр. Бөтен хәерләр Аллаһның кулында”.
(Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең “Бәхетлеләр календареннән”)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/yogyshly-avyru-beln-chirlms-chen-kish-m-dogalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X