erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йортта нигә тынычлык юк?

Коръәнне юлдашыбыз итик – бу тормышның мәшәкатьләрен дә җиңә алырбыз, нык та булырбыз

 

Бүген кешеләр йортларында тынычлык, рәхәтлек тапмавына, бәрәкәт булмавына зарлана. Бөтен әйбер бар: ризык та, кием-салым да мулдан, саулыгыбыз да яхшы. Әмма йортта тынычлык, ә малда бәрәкәт юк.

Динне Раббыбыз кешегә билгеле бер вазифалар биреп, нәрсәдәндер чикләү, тыю максатыннан гына иңдермәде. Дин – бәхеткә юл ул. Бу тынгысыз, өч көнлек дөньяда аннан башка яшәү мөмкин түгел. Ул безгә караңгыда – нур, адашканда – туры юл.

Безгә Аллаһы Тәгаләдән бөек нигъмәт – Коръәни Кәрим иңдерелгән. Ул киштәләребездә ак тастымалга төрелгән хәлдә айлар, еллар буе кулга алынмыйча торырга тиеш түгел, билгеле. Коръәннең максаты бар. Ул безнең өчен күрсәтмә дә, шифа да, күңелләргә, тормышыбызга тынычлык иңдерә торган Китап та. Коръән уку йортка бәрәкәт китерә. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе исемле сәхабә рәсүлебезнең әлеге сүзләрен риваять иткән: “Дөреслектә, Коръән укылган йортта анда яшәүчеләр өчен иркенлек булачак, анда бәрәкәт артачак, бу йортка фәрештәләр иңәчәк, шайтаннар качачак. Ә Коръән укылмаган йортта анда яшәүчеләр өчен кысан булачак, аннан бәрәкәт югалачак, фәрештәләр китәчәк, бу йортка шайтаннар кереп урнашачак”.

Әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән элек Коръән китабының авылга бер генә булып, йорттан йортка, кулдан-кулга йөргәнен беләбез. Аны кадерләп кенә, саклык белән кулга алганнар. Елый-елый укыганнар, һәр җөмләсе, юлы хакында фикер йөртеп хәтем кылгач, озаклап дога кылганнар. Ул Коръән шундый кадерле, тансык булган.

Хәзер йортта яңа, матур тышлыклы, ап-ак битле әллә ничәшәр Коръән бар... Әмма елына ничә мәртәбә кулыбызга алабыз икән?! Ничә тапкыр укыйбыз, йә булмаса аннан берәр сүрә, йә аять ятлыйбыз?!

 

Реклама

Коръән китабы йортыбызда бәрәкәт, тынычлык, хакимлек итүенә сәбәпче була, дидек. Коръән укылган йортта фәрештәләр тула, җен-шайтаннарга анда урын калмый. Мәсәлән, Коръәннең “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсен уку йортны шайтаннардан имин итә. Рәсүлебез: “Чынлыкта, Коръәни Кәримнең “Әл-Бәкара” сүрәсен укыган йорттан шайтаннар кача”, – дип әйткән (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу дөньяны без барлыкка китермәдек. Монда үзебез теләп килмәдек һәм үзебез теләгән вакытта аннан китмәячәкбез. Димәк, без галәмнәрне һәм барлык тереклекне, җан ияләрен барлыкка китергән олуг Затның мәхлуклары (халык кылынганнары). Безнең сайлау мөмкинлеге юк. Берәү дә үлем килә башласа, аны кичектерә алмый. Бары тик хәерле, бәрәкәтле гомер, имин тормыш сорап, Раббысына дога кыла гына ала.

Коръәнне үзебезнең юлдашыбыз итик. Әгәр шулай булса, бу тормышның мәшәкатьләрен дә җиңә алырбыз, нык булырбыз.
Адәм баласы һәрвакыт үзенә аклау табарга тырыша. Нәрсәне дә булса эшләргә теләмәсәк, моңа мең төрле сәбәп табачакбыз. Вакыт җитмәүгә, мөмкинлек юкка һәм башка сәбәпләргә сылтаячакбыз. Ә инде нәрсәнең дә булса кыйммәтен аңласак, аны тормышка ашырыр өчен көчебездән килгәннең барын да эшләячәкбез.

Биредә дә шулай ук. Коръәни Кәримнең тәмен, бәрәкәтен, файдасын аңлаучылар арасында берничә ай эчендә гарәп хәрефләрен өйрәнеп, иҗекләп укый башлаган кешеләрне беләм. Алар арасында яшьләр генә түгел, олы яшьтәгеләр дә бар. Җиңел түгел, килешәм. Әмма кешенең әйтеп бетергесез ихтыяр көче, теләге, зиһене бар. Без аны дөрес куллана гына белмибез яки инде теләмибез. Коръәнне укый белеп тә, аңа вакыт тапмау турында әйтеп тә торырга кирәкмидер.

Биредә без, вакыт юк, дигән зур сылтауга таянабыз. Ә уйлап карасак, көнебезнең ничә минутын, юк минутын түгел, ә сәгатен социаль челтәрләргә, безгә бернинди дә кирәге булмаган мәгълүматлар белән танышуга, “тоссыз”, кирәксез фото, видеолар карауга исраф итәбез икән?! Һәркем нәтиҗәләрне үзе ясый. Һәркем өчен дә иң кадерле төшенчәләр бар. Һәм теләгән очракта, аларга һәрвакытта да вакыт табып була.

Коръәннең кадере булмаган, аны укуның тәме тоелмаган йортта тынычлык, рәхәтлек була аламы соң?! Аның буенча яшәргә омтылып карамаганда бәхеткә ирешеп буламы?! Бу сорауларга һәркем үзе җавап эзләсен.

Айсылу Юлдашева.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/yortta-nig-tynychlyk-yuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X