Реклама
Шулай итеп чистарткан очракта, тәрәзәләр ярты ел чамасы пычранмас
Тәрәзә чистартуның җиңел ысулы турында киңәшләр сайтында яздылар.
Ярты стакан җылы су, бер аш кашыгы глицерин, кер юа торган кондиционерны бер капкач салыгыз. Су, глицерин, кондиционерны бергә катнаштырып, 15 минут тотып торыгыз.
Башта тәрәзәләрне чиста итеп юып, корытып сөртегез. Аннары тәрәзә чистарта торган щеткага алда ясалган эремәне бер тамчы гына агызып, тәрәзәләрне ике яктан да яхшылап ышкыгыз.
Мондый эремә пыялада саклагыч катлам барлыкка китерә, аңа пычрак һәм тузан ябышмый. Яңгыр тамчыларының эзләре дә калмый.
Шулай итеп чистарткан очракта, тәрәзәләр ярты ел чамасы пычранмас, дип ышандыралар бу хәбәрдә.
Чыганак:Интертат
http://agryz-rt.ru/news/faydaly-kishlr/yugannan-so-trz-pyyalalary-ozak-vakyt-chista-torsyn-chen-nishlrg
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз