Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зигзаг ясап атла: «Күп гөмбә җыясың килсә, урманда ничек йөрергә?»

    Көзен кешеләр урманнардан, урман яны полосаларыннан гөмбә җыя башлыйлар. Кайсы төр иң тәмлесе һәм аларны азыкка ничек кулланып булуы турында әлеге язмада ("Интертат", Казан, Ләйсән Рәхмәтуллина).


    Кыр, урманнардан җәй буе һаман нәрсәдер җыеп ашыйбыз, киптерәбез, кышка әзерләнәбез. Көзен дә бу эш туктамый. Офыкка гөмбә җыючылар чыга. Кыштырдап торган җирдәге яфракларны таяк белән әкрен генә капшап, гөмбә эзли алар. Кемдер тәмен белеп урманга кәрҗин күтәреп килә, икенчеләре зур пластик чиләкләр белән урманнан гөмбә ташый. Үзем гөмбә танымасам да, ашамасам да, җыйганым булды. Рәхәт эш икән ул.

    «Тозлыйбыз, кыздырабыз, киптерәбез…»
    Кама Тамагында яшәүче Лилия ханым Хәйретдинованы гөмбә танырга әнисе өйрәткән. «Гөмбә җыю сезоны август башыннан сентябрь ахырына кадәр дәвам итә. Валуй дигән гөмбәне октябрь башларында да җыярга була. Кар астыннан да чыга ул, аңа берни булмый. Райондагы урман полосалары тирәсеннән җыябыз. Гөмбәнең беренче категорияләренә — җирән, кара гөмбә һәм гөреҗдә, валуйга өстенлек бирәбез.

    Гөмбәне чистартам һәм бер тәүлек суда тотам. Аннары берничә тапкыр пешереп алам да, маринад ясап, банкаларга тутырып куям. Консерваланган гөмбә бер ел тора, гадәттә, икенче сезонга кадәр. Мин гөмбәне катырам, кышын кыздырып ашарга да, икенче азыклар пешергәндә дә бик тәмле була. Җиләк-җимешләр киптергечем бар, кайбер төрен шунда киптерәм. Аны ашка салырга җайлы.

    Минем әни гомер буе гөмбә җыйды. Танырга ул өйрәтте мине. Алай-болай шикләнеп куйсам, интернеттан карап алам. Шик зур булса, ул гөмбәне алмыйча узып китүең хәерлерәк», — дип сөйләде Лилия.


    pixabay.com/ru
    Дания Егорова да гөмбәне бик ярата икән. «Без гөмбәне, гадәттә, үзебезнең авыл яныннан, Шәле урманнарыннан җыябыз. Бигрәк тә август ахыры, сентябрь башында гөмбәгә күп йөрибез. Бәрәңге алгач, кояшлы, матур көннәрдә чыгабыз. Ашарга яраклы гөмбәләрне танырга кечкенәдән әтидән өйрәнеп калдым. Таныш булмаганнарына үрелмим, аларын алмыйм. Иң яратып җыйганнары — майлы, ал, ак гөмбә, каен һәм усак гөмбәләре. Әтәч гөмбәсе белән гөреҗдә тапсаң, бигрәк тә яхшы инде. Әлеге санап кителгән гөмбәләр безнең якларда күпләп үсә, аларны табу кыен түгел.

    Кайсы гөмбә җыюга карап, аны эшкәртү ысуллары да үзгәрә. Бер ише гөмбәне тозлап куям, мәсәлән, гөреҗдә белән ал гөмбәне. Майлы гөмбәнең эшләпәсен чистартып, суган салып, бәрәңге яки йомырка белән кыздырып ашыйбыз. Каен, усак гөмбәләрен һәм баллы гөмбәне 20 минут чамасы пешерәм дә туңдыргычка кышка катырып куям. Ак гөмбәне киптерүне кулай күрәм, ә әтәч гөмбәсен кыздырып, каймак белән ашарга яратабыз», — дип бүлеште үзенең рецептлары белән Дания ханым.

    «Кечкенәдән җыйсам да, шикләнгәннәрен алмыйм»
    Алинә Соколова һәм ире гөмбә җыяр өчен Лаеш районына кадәр барлар икән. «Раифа, Биектау районы Семиозерка авылы тирәсендә, гадәттә, гөмбә әйбәт була. Марий Эл урманыннан да гөмбә җыйган булды.

    Реклама

    Гөмбә яңгыр ничек явуга карап чыга бит. Узган елны, мәсәлән, яңгыр булгач, июнь аенда ук әтәч гөмбәсе җыйдым. Быел коры, кызу булды, шуңа гөмбәсе дә булмады. Сентябрь аенда менә бер тапкыр барып кайттык инде.

    Без ак гөмбә, каен һәм усак гөмбәләрен яратып җыябыз. Алар ашка салырга, соус һәм икенче блюдолар пешергәндә бик тәмле була. Майлы гөмбә дә яхшы. Аны тозларга кирәк, ә мин алай эшләп мәшәкатьләнергә яратмыйм. Аннары, майлы гөмбә тиз кортлый, аны җыю да кыенрак. Гөреҗдәне җыйсам, әнигә бирәм, ул тозлый безнең. Калган гөмбәләрне мин кыздырам яисә аш пешерәбез. Мин җыя торган ак, каен һәм усак гөмбәләре куркынычсыз гөмбәләр рәтеннән саналсалар да, аларны юып, пешереп алам, алай иткәч, ышанычлырак була. Ирем белән үзебез генә ашыйбыз, балаларга бирмим.


    pixabay.com/ru
    Гөмбәне кечкенәдән әни белән җыеп өйрәнгәч, тану белән кыенлыклар булганы юк. Баллы гөмбәнең, мәсәлән, ялганчы гөмбәсе дә бар. Гөмбәләрне ничек кенә яхшы танысам да, үзем белгәннәрен, берни белән бутап булмый торганнарын гына җыям», — дип сөйләде һәвәскәр гөмбә җыючы.

    «Артистларны да гөмбә белән сыйлап җибәрәм»
    Айгөл Хәйруллина үзенең инстаграм сәхифәсендә гөмбә җыйганда төшкән берничә фотосын куйган. «Биектау районы Куркачи авылында торабыз. Ә гөмбә җыю өчен Югары Ия авылы, Питрәч ягына таба барабыз. Анда урман да, урман полосасы да бар. Кеше быел гөмбә юк дип зарлана. Бар, Аллага шөкер, дөрес, хәзер кырау алды инде.


    Айгөл Хәйруллинаның шәхси архивыннан
    Җәй көне гөмбә җыймыйм. Менә көзгә кергәч күп йөрибез. Майлы гөмбә яңгырдан соң чыга. Дуңгыз гөмбәсе һәм кара гөмбә шушы вакытта — сентябрь урталарында була. Бу гөмбәләрне озаграк эшкәртергә кирәк, чөнки алар куркыныч гөмбәләр рәтенә керә. Мин бу гөмбәләрне 3 тапкыр пешерәм, барысы бергә 4 сәгать чамасы була. Соңгысында тозлыйм. Болай иткәч, ашарга ышанычлырак була. Банкага ябам. Гөмбә куркыныч әйбер булгач, бер елның гөмбәсен икенче елга калдырмыйбыз инде.

    Әнием биология укытучысы, кечкенәдән үк үзе белән гөмбәгә алып йөрде. Аннары кияүгә чыккач, ирем гаиләсе дә гөмбәгә бик хирыс кешеләр булып чыкты. Ул алып бара, мин йөрим инде.

    Гөмбәне тозлап кына калмыйм, пешереп, суыткыч камерасына да тыгып куям, туңдырам. Аннары пирог эчлеге ясыйм. Кәбестә пирогы пешергәндә дә кушып җибәрәм, яисә аерым гына гөмбә пирогы да ясыйм. Азык икенче булып китә. Ашларга салам тагын. Икрасын да ясап карадым, анысы безгә ошамады.


    Ялган баллы гөмбә дә була, шуңа күрә аны тәгаен белергә кирәк. Аның вакыты - сентябрь уртасы. Андый ялган гөмбәләр белән бутап булмый торганнарын җыюга өстенлек бирәм. Быел менә усак гөмбәсе дә күп булды. Урынына эләктек. Ул каен гөмбәсе кебек, аннан бераз тыгызрак, кызыл эшләпәле, бик матур, тәме дә бик әйбәт. Мин мәдәният йортында эшлим. Килгән артистларны да үзебез җыйган гөмбә белән сыйлап җибәрәбез», — дип Айгөл ханым кунакка да чакырып калды. Подробнее: https://intertat.ru/news/society/23-09-2021/zigzag-yasap-atla-k-p-g-mb-yyasy-kils-urmanda-nichek-y-rerg-5838664

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: