Реклама
Хезмәт кешесе һичшиксез Конституциядә телгә алынырга тиеш, чөнки баш һәм кул белән башкарылган теләсә кайсы эш лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев әйтте.
«Хезмәт кешесен һичшиксез Конституциягә кертергә кирәк, ягъни, башы һәм кулы белән эшләгән кешенең хезмәте һәрчак лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу яктан караганда, төзәтмә бернинди дә шик уятмый. Теләсә нинди хезмәт һәрвакыт бәяләнергә тиеш», — диде Агиев.
Хәзер эшчеләр белән директор һәм түрәләрнең хезмәт хаклары арасында зур аерма бар. Төзәтмәләр бу проблеманы да хәл итәргә булышачак, дип өстәде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе.
Алдарак «Татар-информ» Конституциягә төзәтмәләр кертү йөзләп федераль законны үзгәртәчәк дип хәбәр иткән иде.
Татар-информ
Сейчас новости Арска и Арского района вы можете узнать и в нашем Telegram-канале
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа