erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2020 елда беренче бала туды

Алсу һәм Рәмис Газизовларны шатлыклары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Яңа елны 1 гыйнварда ук Арча бала табу бүлегеннән шатлыклы хәбәр килә иде. Әмма быел бәби 2 гыйнварны көткән булып чыкты. Берәр шатлыклы хәбәр юк, микән ди бала табу бүлегенә әалтыраттым.

- Бүген иртәнге 3 тулып 30 минутта Ашытбаштан Гөлүсә Зарипова кыз бала тапты. Авырлыгы 2 кило 890 грамм, буе 55 сантиметр, - диде бала тудыручы.

- Димәк, 1 гыйнвар буш калды?

- Юк, 1 гыйнварда да бер кыз туды. Безнең Арча кызы Казан республика клиник хастаханәсендә тапты. Шалтыратып хәлен белештек.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бала табучы белән элемтәгә чыгу өчен телефон номерын да бирде. Алсу Газизова булып чыкты ул. Башта Арча укучылар сараенда эшләде, декрет ялына киткәнче Өчиле мәктәбендә инглиз теле укытты. "Жидегән чишмә" Арча халык театрында да уйный иде.

- Авырдан таптым. Әмма баланы кулга алгач, барысы да онытылды,  - диде Алсу. - 1 гыйнварда кичке алтынчы яртыда туды. 3 килограмм 240 грамм. Озынлыгы 53 сантиметр. Рәминә дип исем кушабыз.

Алсу һәм Рәмис Газизовларны шатлыклары белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәхетле бала булсын, тигезлек белән үстерергә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X