erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2022 елда Арча районында янгыннарга бәйле хәл!

Хөрмәтле гражданнар, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга карамастан, 2022 елда Арча районында 51 янгын чыгу очрагы теркәлде. Ут 113 корылманы юк итте һәм зыян салды,шуларның 31се-шәхси торак йортлар, 21е-мунча, 29е-сарай, 32е - башка корылмалар. Янгыннарда 0 кеше фаҗигале төстә һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде, шул исәптән бер бала җәрәхәтләнде. Болар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында уйларга һәм тирә-юньдәгеләрдән моны таләп итәргә мәҗбүр итә.

Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу, мич ягуның эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут төртү.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын вакытында дөрес башкарылмаган гамәлләр милекне юк итә, ә иң аянычы кешеләрнең һәлак булуына китерә. Төзек булмаган мичләрдән, җылылык котелларыннан  һәм төтен чыгу юлларыннан  файдаланмагыз. Алкоголь белән артык күп мавыкмагыз. Үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмалары янында тәмәке тартмагыз. Вакытында иске (тузган) электр чыбыкларын алыштырыгыз, бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Бер генә очракта да төтенләгән, янган йортларга кире кермәгез.

Янгын күзәтчелеге бүлеге үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмаларында янгын хәбәрчеләре урнаштырырга, йортта 4 литрдан да ким булмаган күләмдә ут сүндергеч булдырырга киңәш итә.

Исегездә тотыгыз, сезнең тормышыгызның һәм йортыгызның куркынычсызлыгы сезнең узегезгә генә бәйле! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү - сезнең тормышыгызның  һәм торагызның уттан саклануына гарантия.

Ашыгыч хезмәтләр телефон номерлары:

«01» , «101» , «112» ЕДДС , «02», «102», «03», «103», «04», «104»

3-35-91 Арча янгын  сүндерү бүлеге

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

9-11-01 Яңа Кенәр авылы аерым посты

5-13-61 Үрнәк бистәсенең аерым посты

5-12-01 Сеҗе авылының аерым посты

Рөстәм Сафин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X