Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 21 яшьлек кеше чит кеше автомобилен алып киткән өчен хөкем ителде

    Тиешлесен алды

    Арча район суды Арча шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек кешене чит кеше автомобилен алып киткән өчен хөкем итте.

    2021 елның августында ул төнлә исерек килеш Җиңү урамындагы йорт янында торган машинаны алып китә һәм өе янында калдыра. Машинаны полиция хезмәткәрләре таба. Җинаять эше аерым тәртиптә каралды, хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды. Суд аңа карата 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.

    Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

    Реклама

    Динар Низамов,

    Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: