erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде

Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта.

Учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела. Шулай ук ачык утта махсус янмый торган савытларда (мангал һ. б.) ризык әзерләргә рөхсәт ителми. Урман якын булган торак пунктларда, бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары килеп чыгу хәтәрлеге булган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары янында ачык утта ризык әзерләү тыела. Бу җәмәгать туклануы объектлары (ресторан, кафе, барлар һ.б.)  территорияләренә кагылмый. Алар ачык утта мангалларда ризык әзерли ала.

Моннан тыш, 1–3 класслылыктагы янгын чыгу куркынычы булган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Аларны торак пункт территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмаларында, урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләрендә, сәламәтләндерү оешмаларында, урман–парк зоналарында, урман белән чиктәш торф участокларында һәм ачык территорияләрдә кулланырга рөхсәт ителми.

Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгыннар чыгу куркынычы чоры башланганчы кимендә 10 метр киңлектәге янгынга каршы сөрелгән җир полосалары булдырылырга яки булганнар яңартылырга тиеш.

ТР Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә карап–күзәтеп торучы төркемнәр эшләячәк. Аларның бурычына коры үлән һәм чүп-чар яндыру очраклары килеп чыкмасын өчен алдан кисәтү, килеп чыккан очракта тиз генә күреп алып,  янгынга җәелергә ирек бирмичә сүндерү керә.

Исегездә тотыгыз, тиешсез урында учакны яккан өчен түбәндәге штрафлар (РФ КоАП 20.4 ст. 2) каралган: физик затларга – 4000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30000 сумга кадәр, юридик затларга – 400000 сумга кадәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

 Гадәттән тыш хәл булган очракта шушы номерлар буенча шалтыратыгыз: 01, 101, 112. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

Илгизәр Исмәгыйлев,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X