erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

40 яшьтән узган кешеләргә нәрсә ашарга?

Баксаң, һәр яшьнең үз менюсы бар икән.

Израиль галимнәре сүзләренә караганда, кырык яшьтән узгач, барысы берьюлы бер кочак чир һөҗүм итмәсен өчен, билгеле бер продуктларны күбрәк куллана башларга кирәк.

Беренче урында черри помидоры тора. Томатның әлеге сортында яман шеш авыруыннан саклый, күзнең күрү сәләтен яхшырта торган һәм йөрәк эшчәнлеге өчен кирәк булган ликопин дигән матдә күбрәк булуы ачыкланган.

Җитен мае исә «начар» холестеринның күләмен киметергә ярдәм итә.

Кәбестәне атнага өч тапкыр ашарга тырышыгыз. Ул иммунитетны һәм сөякләрне ныгыта.

Дүртенче дистәне ваклый башлагач, С витаминына бай булган мүк җиләге согын да ешрак эчәргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызыл балык, сөмбаш һәм сөләйман балыгы нерв системасын ныгыта.

Шикәр авыруын кисәтер, тән тиресенең картаюын булдырмас өчен рационга сыр кертергә кирәк. Ул аксымга бай.

Кырык яше тулганнарга көненә 50 грамм әстерхан чикләвеге ашарга кирәк.

Фото: http://pixabay.com

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/40-yashtn-uzgan-keshelrg-nrs-asharga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X