erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алан авылының клуб мөдире: «37 йорттан 100 кеше җыябыз. Бездә өч йортның берсендә артист яши»

Арчаның Алан авылы олы юлдан җиде чакрым читтә урнашкан. Таш юллар белән мактана торган заманнар үтте инде, безгә хәзер асфальты кирәк.

Шушы җиде чакрымны ярты сәгать чамасы бардым бугай: урыны-урыны белән чокыр-чакырлы юлдан вак таш машина төбенә бәрелеп чытыр-чатыр килә. Их, мәйтәм, машинамның ходовойларын бетерә инде бу…

Урта Курса авылы җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина әйтүенчә, асфальт юл кирәклеге турында югары җитәкчеләргә үтенеч хатлары да язып караганнар, хәзергә «әйе» дип тә, «юк» дип тә җавап бирмиләр икән. Асфальт җәю бик кыйбат шул хәзер, бу эш «Курса МТС»ы ширкәтенең дә, районның да хәленнән килми. Алан – кечкенә авыл, нибары 37 йорт бар. Бәлки, шуңа күрә җитәкчеләр асфальт юлны бик кирәксенмиләрдер? Ә авыл халкы: «Кечкенә авыл – бетәргә тиешле авыл түгел әле ул», – дип сөйләнә, үзенең дәлилләрен дә китерә.

Аланга барырга мине район газетасында эшләүче Ильяс Фәттахов кыстады: «Гаҗәп кызыклы авыл ул, менә үзең баргач күрерсең», – диде. Бардык, күрдек. Авылга кергәндә үк матур гына бер күл бар, ярларын ап-ак казлар сырып алган. Аланда каз асрамаган кеше юк ди. Күл артында ук өч ферма, алары да мал-туар белән тулы. Йортлар таза, төзек, нәкъ кәртинкә инде менә. Кайберләре яшь белгечләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысасында салынган. Өметсез авылда кем төпләнсен ди инде, җә! Капка төбе саен җиңел машина. Берсе янында тукталдык. Йорт хуҗасы алдынгы механизатор Әхәт Шәрәфиев диделәр. Ильяс та, Рәмзия дә Аланда яшәүче һәркемне исемләп белә. Ильяс хәтта авыл тарихын да сөйләп бирде. Алан кайчандыр колхоздан аерылып чыккан булган, аерым колхоз булып та яшәгән. Сүз уңаеннан әйтим әле: Алан авылы кергән «Курса МТС»ы ширкәтен бүген дә колхоз дип атыйлар, ширкәт җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов та халык телендә – «колхоз персидәтеле». Гомумән, бу ширкәт районда яшәү-эшләү рәвешен әллә ни үзгәртмичә матур гына гомер итүче бердәнбер хуҗалык санала. Быел уракны беренче булып тәмамлаган, бөртеклеләрнең гектарыннан 50шәр центнер уңыш чыккан. Монда Аланның да өлеше зур. Кайбер басулардан 52шәр центнер иген суктырганнар.

Халык «күмәк хуҗалык» дигән сүзнең асылын раслап килә. Рәмзия Вафина: «Алан – зур, тату бер гаилә ул», – дигән иде. Монда халык бер-беренә ярдәм итеп, бер-беренең хәленә кереп яши. Әхәт тә әйтеп торды әле: «Берәрсенә печән китерсәләр, яшьләр шундук йөгереп килеп җитә. Берсе түкләрне (тюк) җиргә төшерә, икенчесе тәгәрәтеп ишегалдына алып керә, өченчеләре печәнлеккә урнаштырып та куя. Әйткәнне дә көтеп тормыйлар яшьләр. Безгә читтән карап торырга гына кушалар», – диде. «Безгә» дигәне өлкәнрәкләргә дигән сүзе инде. Аның «яшьләр, яшьләр» диюен баштарак аптырабрак тыңлаган идем. Баксаң, Аланда бүген әле башлы-күзле булырга өлгермәгән унҗиде егет бар икән. Тик менә кызларга – кытлык. Аңа да бик аптырамыйлар, Әхәтнең улы Рәмис әйтмешли, киленнәрне йә күрше авылдан, йә Балтач, йә Саба районыннан алалар да кайталар. Аланда бүген башлангыч сыйныфларда биш бала укый, шуларның дүртесе – малай. Бердәнбер кыз бала бу авылга килеп төшкән мөгаллимә Айсылу Шакирҗанованыкы. Кызларга кытлык монда да бар. Әмма күрше Симет авылына Аланнан башлангычны тәмамлаган ундүрт бала йөреп укуын һәм авылда мәктәпкәчә яшьтәге тугыз бала булуын әйтсәк, киләчәк өметле күренә. Аланда бүгенге көндә әле тагын ике яшь гаилә йорт салырга җыена икән, нигезен эшләгәннәр инде.

Мине әле тагын авылда ике волейбол командасы булуы шаккатырды. Ильяс әйтә: «Район беренчелегенә ярышларга кайбер зуррак авыллар да команда куя алмый, Алан егетләре ярышларда гел призлы урыннарны алып киләләр», – ди. Рәмзия исә бармак бөгә-бөгә волейболчы егетләрнең исемнәрен саный башлады. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Инде авыл клубы турында сүз чыккач, тагын бер шаккаттым. Шушы 37 йортлы авылда спектакльләр куярга каян артистлар табып бетерәләрдер?! Клуб мөдире Рәсим Низамов миңа «тапкансың шаккатарлык нәрсә»  дигән сымак карап куйды. «Рольләр бүлешкәндә дә аптырамыйбыз, типажлар үзебездә тулып ята», – ди, ягъни җырчы-биючеләр дә, шаян сүз осталары да, җитди рольләр башкаручылар да җитәрлек. Спектакльләр аншлаг белән уза ди. Минем Рәсимгә төрттерәсе килә генә бит! Кинәт кенә Гариф Ахунов искә төште дә: «Гариф абый, туган көнемә бөтен авыл җыела, дип сөйләргә ярата иде. Ә аның туган авылы Өчиледә йортлар уникедән артмаган», – дидем. Тел төбемне шундук аңлады Рәсим: «Без утыз җиде йорттан йөз кеше җыябыз. Чөнки халыкка үз артистларын күрү кызык. Шуның өстенә бездә өч йортның берсендә артист яши», – дигән була, үзенең авыз колакта. Ышандым инде, янымда Ильяс белән Рәмзия дә аның сүзен куәтләп тордылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без: «Авыл татарның яшәү рәвешен саклый», – дип еш әйтәбез. Әмма бу «рәвеш» ни рәвешле, ниндирәк кыяфәтле була икән – ул хакта бик үк уйланып җиткермибез кебек. Тел, гореф-гадәтләр, күркәм йолалар – бер хәл, авыл ул – татарның хезмәткә хирыслыгын, күңелләрнең самимилыгын, чисталыгын, кешеләрнең үзара ярдәмләшеп яшәү сыйфатын, хәтта, нинди генә заманнар килсә дә, татарның сыгылып төшмичә яшәп калырга омтылышын раслый торган газиз бер җир. Аланда тормыштан зарланучы берәүне дә очратмадым. Татарның бердәмлеге дә чагыла иде анда. Үзара акча җыешып һәр җирне тәртипкә китерәләр. Инде мәҗбүрияткә әйләнгән үзара салым кертемен  җыюны да үзебез өчен кирәк дип карыйлар. Салым бәясен дә 800 сум итеп үзләре куйганнар. Рәмзия әйтүенчә, мондый бәя районның бер генә авылында да юк. Урамнарга таш түшәлгән, зиратлар чистартылып, яңа койма белән әйләндереп алынган. Хәтта авыл уртасына балалар өчен уен мәйданчыгы да ясап куйганнар. Без киткәндә анда берничә сабый кул болгап калдылар. Моны киләчәкнең безне сәламләве дип кабул иттек.

Хәер, авыл халкының бер зары бар: ул да булса – әлеге дә баягы юлсызлык. Ул хакта да кемнедер гаепләп сөйләмиләр, гозер итеп кенә әйтәләр.

Алан – борынгы авыл түгел, аңа нибары – 90 яшь. Барлыгы 147 кеше яши. Балигъ булмаганнар – 36, хезмәткә яраклылар – 95, пенсионерлар 16 кеше икәнен исәпкә алсаң, Аланның әле егет чагы дип куясы килә. «Күп гаиләләрдә 3 – 5 бала, бер балалы гаилә бөтенләй юк», – дигән иде җирле үзидарә башлыгы. Кечкенә авылның зур шатлыгы бу, яшисе дә яшисе әле аңа, татарны саклап, диюем.

Риман Гыйлемханов

https://vatantat.ru/2020/09/35179/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X