Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алар гомерләрне саклап кала

    29 октябрь – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне

    Күптән түгел район хастаханәсенә бер авыруның хәлен белергә бардым. Күрше районнан килгән бер ханым белән сөйләшеп киттек. “Ирем авырып китте, кичә килдек, – диде ул. – Башта үзебезнең район хастаханәсенә алып бардык. Анда берничә көн ятты. Танышларым ирегезне монда үтерәләр, барыгыз Арчага, дип киңәш иттеләр. Монда бөтенләй икенче...”.

    Күрше район хатыны Арчадагы районара кан юлларын дәвалау үзәге турында сөйли иде. Тагын берничә көннән Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне. Шул уңайдан районара кан юлларын дәвалау үзәге җитәкчесе Ринат Мирбәт улы Хәстиев белән сөйләштек.

    Ринат Мирбәтович, иң башта инсультның нинди чир икәнен   аңлатып үсәгез иде.

    Безнең үзәк ул – инсультны дәвалау үзәге. Без Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнары авыруларын кабул итәбез. Инсульт ике төрле була. Аның берсендә – тамырлар кысылудан башка кан килми, икенчесендә –  кан тамырлары шартлап, башка кан сава. Медицина телендә алар ишемик (ми инфаркты) һәм геморрагик төрләр дип атала. Аларны дәвалау да ике төрле.

    Кеше үзендә инсульт буласын алдан белә аламы? Аның сиздерү билгеләре бармы?

    – Инсульт буласын алдан белеп булмый. Ул кинәт кенә китереп суга. Аның тәрҗемәсе дә инглиз теленнән “сугу” дип атала. Әмма саклану чаралары бар. Даими рәвештә үзеңнең кан басымыңны, шикәр күләмен, холестеринны тикшертеп торырга кирәк. Әгәр дә алар нормадан югары икән, дәваланырга, туклануны, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк.

    Инсультка китерергә мөмкин сәбәпләр?

    Югары кан басымы, шикәр диабеты, нормадан югары холестерин, артык симезлек, аз хәрәкәтләнү, алкогольле эчемлекләрне күп куллану, еш тәмәке тарту – болар бар да инсультка китерергә мөмкин.

    Күпме авыру сезнең үзәк аша үтә?

    Узган ел безнең үзәктә 700 кеше дәваланды. Үлем очраклары да бар.

    Нигездә инсультны нинди яшьтәгеләр кичерә?

    Инсульт өлкән яшьтәгеләргә хас чир. Әмма ул урта яшьтәгеләрдә, яшьләрдә, хәтта балаларда булырга мөмкин. Инсульт кичерүчеләрнең 30 проценты эш яшендәгеләр.

    Инсультның билгеләре.

    Авыруның бер як кулы яки аягы эшләми башларга, йөзе кыйшаерга, теле көрмәкләнергә, кинәт башы авырта, укшый, коса башларга мөмкин һ.б. Билгеләрне сизүгә тиз арада “Ашыгыч ярдәм” бригадасын чакыртырга яки хастаханәгә алып килергә кирәк.

    Сезнең үзәктә нинди заманча дәвалау чаралары кулланыла?

    Дөньяда нинди яңалык бар – өйрәнәбез, кулланабыз. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында күрсәтелгәннәрнең барысын да эшлибез. Операция кирәк булса, авыруны Казанга республиканың клиник хастаханәсенә яки төбәкара клиник-диагностика үзәгенә (МКДЦ) җибәрәбез яки нейрохирургларны Арчага чакыртабыз. Казан белгечләре белән электрон, телевизион челтәр аша элемтәгә керәбез. Иң башта авыру бездә заманча җиһазлар белән тәмин ителгән бүлмәдә кабул ителә. Кирәк икән, авыруларны компьютер тамографиясе аша үткәрәбез. Бездә чирне төгәл ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – үз эшен яхшы белгән табибларыбыз (7әү), шәфкать туташлары бар.

    Инсульт булмасын өчен нишләргә?

    Ризыклардан яшелчә, җиләк-җимеш, боткалар өстенлек итсен, майлы итләрдән тыелырга, күбрәк хәрәкәтләнергә һәм даими медицина тикшерүе үтәргә кирәк. Бу дәвалап була торган чир. Авыруның якыннарына каушап, куркып калмыйча, өйгә кайткач та, авыруны савыктыру өчен тырышырга кирәк. Инсультны җиңеп була.

    Хезмәтегез, киңәшләрегез өчен рәхмәт.

    Румия Надршина

    •  

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: