erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аларга 45 мең сум штраф түләргә туры киләчәк

Эш штрафта да түгел, балага бер хәл булса?

Узган атна ахырында бер көндә кеше үлеме белән тәмамланган ике юл һәлакәте булды. Берсе Пөшәңгәрдә. Сенаж ташучы ике “КамАЗ” машинасы басуда тузан эчендә бер-берсен күрмичә бәрелешә. Яңа гына армиядән кайткан 22 яшьлек егет һәлак була.

– Бер-бер артлы ике машина барган була. Каршыга килгәне берсен уздырып җибәрә, артыннан ук килгән икенчесен тузан эченнән соңрак абайлап өлгерә, машинасын читкә ала, тик тулысынча түгел, “КамАЗ” аның арбасына килеп керә. Тизлеге дә каты була. Транспорт белән идарә итүче олы юлда гына түгел, басуда да юл хәрәкәте кагыйдәләре турында онытмаска тиеш. Алар басу өчен дә, юл өчен дә бер. Тизлекне арттырмаска, юл һәм һава шартларының, күрүчәнлекнең нинди булуын искә алырга кирәк, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.    

Чулпанда “Датсун” һәм “Нексия” машиналары катнашында юл һәлакәте дә аянычлы тәмамланды. “Датсун” машинасы хуҗасы пассажирын Кәчегә илтеп куя һәм борылып яңадан олы юлга таба юнәлә. “Юл бир” (“Уступи дорогу”) дигән юл билгесенә игътибар итмичә, борылышка керә. Шунда Арча ягыннан килүче “Нексия” машинасы белән бәрелешә. “Датсун” машинасындагы 1952 елгы пассажир һәлак була.

– Ярты елга 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 4 кеше һәлак булып, 20се төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Исерекләр белән проблема. Быел исерек килеш руль артына утыручылар катнашында ике юл һәлакәте теркәлде, 1 кеше һәлак булып, 6 кеше зыян күрде. Берсе – бала. Балалар белән 3 юл һәлакәте булды, 4 бала тән җәрәхәте алды. Берсе җәяүле, – диде Ришат Хуҗин. – Балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучылар бар. Андыйларга “Тукта: Тормышың куркыныч астында!” дигән карточка төзелә, баланы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе исәпкә  дә куя ала. Әти-әниләр көн дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен балаларының исләренә төшереп торсын иде.

– Кайда карама, балалар велосипед белән. Хәрәкәт көчле булган урыннарда да йөриләр, уңга-сулга карамый юл да аркылалар...

– Велосипедта йөрү спорт ул. Велосипедсыз балачакны күз алдына китерүе дә кыен. Әмма ата-аналар балалары белән куркынычсыз юлда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрергә тиешләр. Ишегалдында, тротуарларда йөрсеннәр. Олы юлда ярамый. Кайберәүләр көтмәгәндә кисәк юлны бүлеп каршыга килеп чыгалар. Җәяүле өчен махсус юл аркылы чыгу урыныннан да велосипедта утырып түгел, җәяүләп үтәргә тиешләр. Әти-әниләр менә шуны төшендерсеннәр иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу мотоцикл, мопедларга да кагыламы?

– Алары икенче нәрсә. Мотоцикл, мопед йөртү өчен транспорт чарасы буларак “М” категориясе кирәк. Спорт инвентаре булса, аның белән махсус билгеләнгән урында, автодромда гына йөрергә була. Юлга чыга алмый. Мин әти-әниләргә бик аптырыйм, 14-15 яшьлек балаларына мотоцикл алып бирәләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнмәгән, юлда йөрү күнекмәләре юк. Ни булмас? Без хәзер шундыйларны барлау максатыннан рейдлар оештыра башладык. Төсле һәм тавышлы махсус сигналлары булмаган машинада яшерен патрульлек үткәрәбез, камерага төшерәбез.

– Тотылган очракта җәза нинди?

– 16 яшьтән өлкәнрәкләр 12.7.1 маддәсе нигезендә таныклыксыз идарә иткән өчен шунда ук исәпкә алына, беркетмә төзелә, 15 мең сумга кадәр штраф салына. Мотоцикл алып калына. Правасыз чыгарган өчен әти-әниләренә дә 30 мең сум штраф түләргә туры килә. Нәтиҗәдә, 45 мең сум штраф, эвакуатор чакырган, мотоцикл стоянкада торган өчен дә түләргә туры килә. Анысы бер хәл, шунда балага бер хәл булса?

– 16 яшькә кадәргеләргә ничек?

– Беркетмә, “Тукта: Тормышың куркыныч астында!” дигән карточка төзелә, бала исәпкә куела. Балага 15 мең сум штраф кына салынмый, башка бөтен чаралар кулланыла. Әти-әниләргә киңәшем – балагызга мопед, мотоцикл сатып алганчы, аның куркынычсызлыгы турында уйлагыз. Без үзебездән торганны эшлибез, төрле әңгәмәләр, чаралар оештырабыз. Мәктәпләр дә бу юнәлештә бик активлашып китте. Хәтта биш минутлыклар оештырып, өйгә киткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшереп җибәрәләр. Тик безнең, мәктәпнең тырышлыгы белән генә булмый. Ата-аналар да һәр көн балаларына әйтеп, аңлатып торсын иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X