erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алай булырга тиеш түгел иде...

Беркөн иртән Хуҗа ишегалдына чыкса, ишәге коега төшкәнен күрә. Башта аптырабрак кала: аннан ничек чыгарырга моны? Чыгара башласаң, иске кое җимерелеп төшәргә дә мөмкин. Шунда Хуҗа ике куянны бергә тотарга кирәк дигән карарга килә. Кое да иске, ишәк тә картайган – күмәргә коены!

Хуҗа көрәк алып эшкә тотына. Хәлнең хөртилеген сизгән ишәк акыра башлый. Ул акыра, Хуҗа күмүен белә. Күпмедер вакыттан соң ишәк тынып кала, Хуҗа аны балчык астында калды, дип уйлый. Бераздан күпме күмәсе калды икән дип коега үрелеп карый. Карый һәм егылып китә яза: ишәк инде кое авызына җитә язган! Бактың исә, Хуҗа салган балчыкны ишәк таптый бара, таптаган саен өскә күтәрелә икән...

Әлеге хикәятне мин еш искә алам. Авыр хәлдә калган, зарланып килгән кешеләргә дә сөйлим. Елап, беттем дип йөрсәң, кулларыңны күтәрсәң, бетәсең инде дим. Шуннан күңелләре күтәрелеп китә, яшиселәре килә башлый.

Бу көннәрдә бөтен Европа футбол белән яши. Рәхмәт телевидениегә, безнекеләр гадәттәгечә өйләренә ял итәргә кайтып китсәләр дә, безне бәйрәмнән мәхрүм итмәделәр, уеннарны хәтта беренче канал да күрсәтә.

Гамәлдәге дөнья чемпионнары – Франция җыелма командасы берәү дә җитди итеп карамаган, картада табуы да кыен булган Швейцария футболчылары белән уйный. Мәскәүнеке кадәр халкы булган, моңарчы башкаларга очколар бүләк итеп килгән команданы французлар чикләвек ваткандай итәчәк инде. Әмма... туп түгәрәк, диләр. Җиңел генә отып ташларга әзерләнгән французлар өчен каты чикләвек булып чыкты болар! Нинди матур уен күрсәтәләр! Баштарак командаларны бутадыммы әллә, дип торам. Бер шәп голны да чәпәделәр. Арбитр 11 метрлы штраф та билгеләгән иде, аны да кертсәләр, исәп 2:0 буласы иде. Тик капкачы тупны үткәрмәде. Шуннан французлар үзләренең осталыкларын күрсәтеп (алар да шәп уйный!) өч гол керттеләр. Бетте, мин әйтәм, швейцариялеләр, дөнья чемпионнары исәпне унга тутырмасалар да, кимендә бишне кертәчәкләр... Җиңелүчеләрне һәм йокыны кызганып (уен төн уртасына кадәр бара) йокларга яттым.

Икенче көнне баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтуллович: “Французлар белән Швейцария командаларының ничек уйнаганнарын беләсеңмы?” – дип сорады. “Швейцария командасы отылды”, – мин әйтәм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк шул, швейцариялеләр исәпне тигезләгән, өстәмә вакытта берәү дә кертә алмаган, 11 метр-ларны типкәндә 5:4 исәбе белән җиңгәннәр!” Карап бетермәгәнгә  бик үкендем, французлар җиңеп бетергән иде бит инде...

Менә сиңа мә! Безнең футболчыларга да ишәк турында хикәятне сөйлисе килеп китте. Бигрәкләр дә уйнамыйлар бит инде. Бельгия командасы алдында калтырап төштеләр, аларның уенын карап утыру үзе бер газап. Нибары 6 млн кешесе булган Дания командасы да 4:1 исәбе белән чәчеп ташлады үзләрен...

 

Аз гына вакытка үземне Швейцария җанатарлары арасында хис иттем. Бәхет өчен күп тә кирәкми, югыйсә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X