Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алъяпкычлы тәкәләр

    Бүгенге зәхмәтләр беткәч тормышыбыз үзгәрәчәк, диләр. Шул исәптән кул биреп күрешүләр дә бетәчәк, кешеләр сәламләшүнең башка юлларын уйлап табачак, имеш...

    Без малай чакта Сарай-Чокырча белән Корайван авыллары “Марс” колхозына керә иде. Колхоз рәисе булып каяндыр китерелгән Галимҗан Хәмитов дигән мишәр татары эшләде.

    – Ул килгәндә кул биреп күрешүне бөтенләй белми иде, – дип сөйләгән иде әти.

    Бу кешегә болай эшләүнең һич тә ярамаганлыгын, безнең якларда бик күңелсез хәл икәнлеген аңлаталар. Аңлы кеше була инде ул, шулай булмаса рәис итеп китермәсләр иде үзен. Әкренләп кул биреп күрешүгә күнегә башлый бу. Әмма һаман безнеңчә барып чыкмый, үзе алдан бара, арттан күрешә-күрешә кулы килә. Безнең авылның бер шаян кешесе кулына себерке тоттыра моның. Шушы хәлдән соң “безнеңчә” күрешә башлый рәис.

    Әти шул чорларда булган тагын бер кызык та, кызганыч та вакыйга турында сөйләгән иде.

    – Безнең ата-бабалар бик гади итеп яши белгәннәр, – дия иде әти. – Мәсәлән, малларны баш санына карап бер сыер, ике сарык, дип санаганнар. Тора-бара галим кешеләр  барлыкка килгән,  алар инде укымышлылыкны күрсәтеп, малларның аяк-ларын санап, шуны дүрткә бүлеп баш санын чыгара башлаганнар.

    Менә шундый галимнәрнең берсе сарыкларны ясалма каплату дигән яңалык уйлап чыгара. Бәлки әле шул темага кандидатлык яки докторлык диссертациясе дә яклагандыр.

    – Алдагы көнне партия җыелышы булды, анда район вәкиле сарыкларны ясалма орлыкландыруның әһәмияте турында сөйләде, – дигән иде әти. – Мин сүз алып моның бер дә кирәксез эш булуын әйттем. Тәкәләрнең болай да яхшы эшләвен, сарыкларның яз да, көз дә бәрәнләвен исләренә төшердем.

    Әти бу вакытта Корайван фермасында мөдир була. 1940 елда Балтачта курсларда укый, терлекчелек буенча тәҗрибәсе зур иде.

    – Син, Сәхәп абый, һәр яңалыкка каршы төшәсең, – ди аңа рәис.

    Ярар, хуш, иртән бар да ферма янына җыела. Көтүчеләр капканың тышкы ягында, сарыклар утарда. Район вәкиле, колхоз рәисе гомуми җитәкчелек белән мәшгульләр. Сарык караучылар абзардагы тәкәләргә алъяпкыч бәйлиләр. Алъяпкычлар тәкәләр белән сарыклар бер-берсен “яратышмасын” өчен кирәк.

    Менә бар да әзер. Берзаман ферма ишекләре ачылып, аннан алъяпкычлы тәкәләр “очып” чыга. Алъяпкычлы тәкәләрне күргән сарыкларның хәлен күз алдына китерә аласызмы? Котлары очкан сарыклар коймага ташлана, меңләгән сарык басымына койма да чыдый алмый, авып төшә. Иреккә чыккан, акылларын югалткан маллар болынга таба ташлана.

    Корайван, Сарай-Чокырча халкы атна буе тал араларыннан, елгадан, сазлыклардан сарык җыя. Кайсы суга, кайсы сазга батып, кайсының йөрәге ярылып, кайсы “янып” үлә бичаракайларның.

    Район вәкиле кайткач “мөһим яңалык”ның нәтиҗәсен ничек итеп җиткергәндер. Әмма шуннан соң тәкәләргә бәйләнүче күренми.

    Заманында Корайван фермасында гына да 1200ләп сарык бар иде. Шәхси хуҗалыкларда да шул чама булгандыр. Бүгенге көндә районда фермер хуҗалыкларында һәм ширкәтләрдә нибары 2471 сарык исәпләнә икән. Узган елгыга караганда да 988 башка кимегән.

    Безнең әти сарыкларны күп асрады. Талымсыз мал, камыш, алабута, яфрак азыкка да риза ул. Сугымлыкка бик җайлы, әти монысы май бәйрәменә, монысы сабантуйга, дип тамгалап куяр иде.

    Ильяс Фәттахов

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: