erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 10нчы балалар бакчасында әби-бабайлар кунак булды

11 октябрьдә беренче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме әби-бабаларын кунакка чакырды. Гади, шул ук вакытта күңелләргә үтеп керә торган бәйрәм бүләк итте алар якын кешеләренә.

Тәрбиячеләре Рәүзия Закирова, Лилия Шәрәфетдинова һәм татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина белән балалар әби-бабаларын яшьлек елларына да алып кайтты, рәхмәт сүзләре дә җиткерде, уйнатты да, биетте дә. 

Балалар бакчаларындагы бәйрәмнәрдә иң еш килүче кунак Убырлы карчык тискәре булып килеп, бәйрәмдәге уңай мохиттән капма-каршы кәеф белән кайтып китте. Тәрбиячеләрнең әнә шулай оста итеп рольгә кереп уйнауларына әби-бабалар шаккатып, үзләрен әкияттә кебек хис итеп утырдылар. 

Җырга да, биюгә оста балаларын күреп: “Зур концертлар бер читтә торсын”, - диеште кунаклар. Биредә татар һәм рус телендә шигырьләр яңгырады, берсеннән-берсе матур җырлар башкарылды, әби-бабайлар һәм оныклар мөнәсәбәтен чагылдырган кызыклы күренешләр сәхнәләштерелде. 

Бәйрәмгә килгән кунаклар да тик утырмады. Үзләренең җыр-биюгә, тапкырлыкка осталыкларын ачучы уеннарда катнашты өлкәннәр. Шигырь юлларын сүзсез генә аңлату, әйләнәгә басып торучыларны биетү һәм җәзалар үтәү, оныгыңны тавышыннан тану, аңа булдыра алганча күбрәк матур сүзләр белән эндәшү кебек уеннарда әби-бабалар сынатмыйча, барлык осталыкларын күрсәттеләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе балалар өлкәннәргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырганда иде. Бүләкне алып, оныгын кочагына алган кайбер әбиләрнең күзләрендә шатлык яшьләре дә күренде.

Әлеге бәйрәм көне табын артында дәвам итте. Әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән мул өстәл артында әби-бабалар тәэсирләре белән уртаклашып, тәрбиячеләргә рәхмәт әйттеләр. 
“Мондый матур бәйрәмдә беренче тапкыр булдык. Тәрбиячеләргә рәхмәт, бик күпкә өйрәткәннәр безнең балаларны. Бөтен коллективның бер булып эшләве күренеп тора. Биредә эшләү зур сабырлык таләп итә. Һәркемгә зур рәхмәт”, - дип, барлык әби-бабайлар исеменнән тәрбиячеләргә матур теләкләрен Фәридә Сафиуллина җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев