erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Тоннель” профилактик чарасы: 9 кешегә беркетмә төзелгән

22 августта Арча юлларында “Тоннель” профилактик чарасы оештырылды.

Ул исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан, машина йөртү таныклыгы булмаган, яки аны алдырып та машина белән идарә итәргә кыюлыгы җиткән шоферлар өчен чын “ау” булды. Тик андыйлар уяу да булып чыкты, бер генә очрак та теркәлмәгән. Шулай да Арча эчке эшләр бүлеге,  ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “буш кул белән” кайтмаган. Укып булмый торган дәүләт номерлары өчен 4, үзе белән документларын алырга онытканнарга 2, тиешеннән артык каралткан тәрәзәләр өчен 3 беркетмә төзелгән. Киләчәктә дә Арчада “Тоннель” профилактик чарасы оештырылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X