erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада аралашу үзәге булачак

Тагын бер яңалык бар.

“Картлык – шатлык түгел”, дияргә яратабыз. Әмма күп очракта аның киресен исбатлыйлар бит. Карагыз ул ветераннарбызны сәхнәдә? Сәнгать дөньясын дер селкетәләр. Республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар. Комьютерда эшләү буенча да яшьләрдән кимен куймыйлар. Бу хакта бик күп мисаллар китерергә була.

Алар өчен тагын бер яңалык бар. Арча үзәк китапханәсе район ветераннар оешмасы белән берлектә 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен “Картлык – шатлык” дигән клуб ача. Алар бәйгедә катнашып, Россия Федерациясе Президенты грантын (419 мең сум) оттылар.

Лаеклы ялга чыккач кайберәүләр үзләрен кирәксез итеп санап бермәлгә югалып кала. Аларга кеше арасына чыгу, аралашу җитми башлый. Шуны күздә тотып, өлкән буын кешеләре турында дәүләтебез дә даими кайгыртып тора. “Демография” илкүләм проекты кысаларында өлкән буын проблемаларына игътибар аеруча артты. Әлеге клуб та өлкәннәребезнең актив ялын оештыруны күз алдында тота. Ни өчен китапханә? Чөнки нәкъ менә шушы буын кешеләре өчен китапханә рухи яктан үсү, барлык проблемаларны онытып, онытылып буш вакытны уздыру урыны булган. Ә клуб ул үзе дә җылы гаилә мөхитен тудыручы бер үзәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Картлык – шатлык” клубына килгәндә, ул өлкәннәребезгә нәрсә тәкъдим итәчәк. Әйдәгез, бу хакта китапханәләр системасы җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшинадан сорыйк.

– Бу проектның максаты – ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләрне барлау, аларны компьютерда эшләргә өйрәтү, юридик белем бирү буенча чаралар оештыру, йөри алмаганнарның өйләренә китаплар илтеп бирү һәм башкалар. Буыннар чылбырын ныгытуга да зур урын бирүне планлаштырабыз. Яшь гаиләләр белән очрашып аралашу да кулай булачак, дип уйлыйбыз. Алардан бигрәк, яшь парлар өчен, – диде ул. – Бу чара өлкәннәребезгә үзләрен кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирәчәк. Аларның тәҗрибәсе безнең өчен дә бик мөһим. Клубка йөрергә теләге булганнарга 3-21-78 телефоны буенча шалтыратып язылырга кирәк. 

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X