Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада юл һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган

    Исерекләр белән проблема.

    – Ярты елга 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 4 кеше һәлак булып, 20се төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Исерекләр белән проблема. Быел исерек килеш руль артына утыручылар катнашында ике юл һәлакәте теркәлде, 1 кеше һәлак булып, 6 кеше зыян күрде. Берсе – бала. Балалар белән 3 юл һәлакәте булды, 4 бала тән җәрәхәте алды. Берсе җәяүле, – диде Ришат Хуҗин. – Балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучылар бар. Андыйларга “Тукта: Тормышың куркыныч астында!” дигән карточка төзелә, баланы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе исәпкә  дә куя ала. Әти-әниләр көн дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен балаларының исләренә төшереп торсын иде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: