Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ат булса – мәйдан табыла

    Халыкта шундый әйтем бар: “Ат булса – мәйдан табыла, ат булмаса – ябыла”. Рәсемдә: Чиста токымлы атларда Арчадан Рамил Рәхмәтуллин белән Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов чаба. Рамил Рәхмәтуллин аты беренче килде!

    Мәгънәле сүзләр. Арча Сабантуендагы ат ярышын Яңасала авыл җирлеге башлыгы, үзе дә атлар тотучы Айрат Сафин алып барды.

    Ярышлар башланыр алдыннан сүзне “Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховка бирде. Чөнки Шәйдулла Имамовичның улы Айзатның “Брейзен–Зип” кушаматлы атында Александр Александров Кайбыч Сабантуенда беренче килеп, машина алды. Шәйдулла Сәлахов: “Кайбыч Сабантуе ат ярышында көчле атлар күп иде. Казаннан да килделәр. Безнең ат матур нәтиҗә күрсәтте”, – дип сөйләде. 

    Район башлыгы Илшат Нуриев ат хуҗаларын, ярышта катнашучы җайдакларны, тамашаны карарга килүчеләрне Сабантуе бәйрәме белән котлады, исәнлек-саулык, уңышлар теләде.

    Иң беренче булып ярышка 2 яшьлек 5 ат керде. 1200 метр-га чаптылар. “Айзат Сәлахов” крестьян-фермер хуҗалыгы атлары – “Симпатия” һәм “Алегатор–Зип” кушаматлы чабышкылары финишка 1нче, 2нче булып килделәр. Алар артыннан “Кызыл Яр” ширкәт өчен “Шайтан” кушаматлы атта Көектән Илвир Шәрифуллин килде. Пөшәңгәрдән Рафаэль Мәгъсүмовның “Тория” кушаматлы аты старттан соңга калып кузгалды. Шуңа күрә аңа соңгы урын эләкте. “Яшь ат бит. Каушабрак калгандыр, – диде хуҗасы Рафаэль. – Ат малын яратам. Алар миндә берничә. Үзем ветеринария белгече”. Җайдагы – Рифат Галиев. Ярышны алып баручы Айрат Сафин Рифат Галиевны трибуна янына чакырды һәм болай диде: “Ярыш башланыр алдыннан безгә Гүзәл ханым Сәйфуллина, иң арттан килгән атка бүләгем бар, теләкләр әйтеп, бүләгемне тапшырасым килә, диде. Гүзәл ханым, кайда сез, монда килегез әле...”. Гүзәл ханым Сәйфуллина матур теләкләр әйтеп, “Тория” аты җайдагы Рифат Галиевка сөлгеләр тапшырды.

    Чиста токымлы өч ат стартка тезелде. Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов “Ин Стар” кушаматлы атында, Рамил Рәхмәтуллин “Сигвальд” атында, Айваннан Исмәгыйль Яхин “Азимут” атында алга ыргылдылар. 1800 метр араны үтәселәр. Бик матур баралар. “Азимут” аз гына арттарак калды. Илназ белән Рамил атлары бер тирәдә чаба. Алар финишка бер--бер артлы килде. Рамил Рәхмәтуллин аты беренче булды! Илназ Шакирҗановта 2нче нәтиҗә. Рамил 55 яшьне тутырса, Исмәгыйль – 65не! Ә атта чабуны ансат эш димиләр. Яшьтә түгел икән хикмәт! Афәрин! Ә Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов, сөбханалла, тагын да үсеп киткән. Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган. Әтнә техникумына барам, ди. Ветеринария белгече булырга.

    Реклама

    Ярышка эш атлары керде. 1200 метрга чаптылар. Иң арттан чапкан атка: “Менә бу чын эш аты!” – дип сокланып карадылар. Биектаудан килгән Руслан Капитонов чапкан ат иде ул. 7 ат ярышты. Иң җитезләр Яңа Кишеттән Гомәр Йосыпов аты (җайдагы Рүзәл Зарипов, “Яңарыш” ширкәте өчен), Көектән Илмир Шәрифуллин (“Ашыт” ширкәте өчен) һәм Пөшәңгәрдән Рафаэль Мәгъсүмов атлары булды. Эш атлары ярышында эш атлары гына чапсын, дигән теләк белдерүчеләр дә бар иде.

    Чират ярымчиста токымлы атларга җитте. 7әү иделәр. 1нче – Айзат Сәлаховның “Зодиак” атында Олег Семенов, 2нче – Курса-Почмактан Венер Исмәгыйлевның “Карамелька” атында Альберт Шәйхетдинов, 3нче – Курса-Почмактан Нурсил Шиһаповның “Диана” атында Евгений Алексеев килде.

    Арбасына йөк төялгән җигүле атлар да (12) ярышты. Башта атны җиктеләр, аннан арбага солы капчыкларын (250 кг) төяп, 600 метрга чаптылар. “Айзат Сәлахов” фермер хуҗалыгыннан “Кашка” кушаматлы атта Данис Исмәгыйлев, Курса-Почмактан “Йолдыз” атында Венер Исмәгыйлев, Биектаудан “Ночка” атында Руслан Капитонов иң җитезләрдән булып чыкты.

    Соңыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җиңүчеләргә, призлы урын алучыларга, катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Югары Мәтәскәдән Фердинанд Җиһангиров атын тае белән алып килгән иде.  Тайлы атны сокланып күзәттеләр. Җигүле атлар ярышында да катнашты ул. Матур манзара өчен микродулкынлы мич бүләк иттеләр үзенә. Ярышларда барысы 34 ат катнашкан. Рәхмәт ярышта катнашкан җайдакларга, хуҗаларына.

    Киләсе Сабантуйларга кадәр!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: