Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Балаларда коронавирус ничек уза? (+ фото)

    Казан балалар хастаханәсенең бүлек мөдире балаларда COVID-19ның билгеләре турында сөйләде.

    Балалар табибы чирләп киткән сабыйның тәненә чыккан тимгелләрне күрсәтте. Балаларда коронавирусның клиник чагылышларының берсе турында үзенең инстаграм сәхифәсендә Казан балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин сөйләде.

    Реклама

    - Ковидның билгеләре төрле булырга мөмкин. Кайвакыт бу гади салкын тию, кайчак үпкә ялкынсынуы, кайбер очракларда эчәк инфекциясе (ешрак энтерит, сирәгрәк - гемоколит, әйтик, бала тизәгендә кан оешу да күзәтелгән мисаллар бар). Ковид булган очракта, сирәк күренеш - ул экзантема, тәнгә чыккан тимгелләр, - дип аңлатты табиб. 

    Лотфуллин сүзләренчә, мондый таплар якынча ике процент хастада була һәм берничә төргә бүленә: папула, уртикар таплар, везикуллар, пурпур һәм экзантема. Мисал өчен ул Казан балалар хастаханәсендә дәвалануда булган балага чыккан тимгелләр фотосын куйган. - Бу бала бездә бер айдан артык дәваланды: мин башта моны скарлатина дип уйлаган идем, әмма сәбәбе башка, коронавирус булып чыкты, - дип шәрехләде Лотфуллин.
    http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/balalarda-koronavirus-nichek-uza-foto

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: