erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга пособиеләр арта

Россия Президенты Владимир Путин 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга пособиеләрне арттырырга тәкъдим итте.

Владимир Путин сенаторлар белән очрашу вакытында киләсе елда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче гаиләләргә пособиеләрне арттыру мөмкинлеген карарга кушты. Ул шулай ук аз керемле гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чараларын да анонслады.

- Хөкүмәт айлык кереме төбәктә бер кешегә каралган яшәү минимумына җитмәгән гаиләләр өчен өстәмә ярдәм күрсәтүнең төгәл, аңлаешлы, гадел критерийларын билгеләргә тиеш. Мондый гаиләләр, бу түләү артуга карамастан, бар. Менә шушы гаиләләр мәсьәләсендә өстәмә карарлар кабул ителергә тиеш, - дип белдерде Президент.

Быел керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар өчен пособие барлыкка килде. Аны Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасы вакытында игълан итте. Пособиене гыйнвардан исәпли башладылар, ә гаиләләр беренче түләүләрен июнь аенда алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Balalarga-posobiel-r-arta-468528/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X