erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баланың атасы ана (гаилә) капиталын алырга хокуклымы?

Кеше һәм закон Прокуратура аңлата

– Атаның мондый хокукы 2006 елның 29 декабрендәге “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында”гы 256 номерлы Федераль закон белән беркетелгән.

Ананың дәүләт ярдәменең  өстәмә чараларына хокукы атага (уллыкка яки кызлыкка алучыга) Россия гражданлыгы яки гражданлыгы булу-булмауга карамастан, түбәндәге очракларда күчә:

– хатын-кыз үлгәндә,

– аны үлгән дип игълан иткәндә,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– мондый өстәмә ярдәм чараларына хокук бирә торган балага карата аналык хокукыннан мәхрүм ителгәндә,

– үз баласына (балаларына) карата шәхескә каршы җинаятьләргә кергән җинаять ясап, моның өчен аналык хокукыннан мәхрүм ителгәндә яки балага (балаларга) карата аналык хокуклары чикләнгәндә,

– уллыкка (кызлыкка) алуга бәйле рәвештә өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокук барлыкка килеп, баланы уллыкка (кызлыкка) алу юкка чыгарылганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X