erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баланы төртеп еккан тәрбияче эшләгән Арча балалар бакчасын прокуратура тикшерә

Арча балалар бакчасында прокуратура тикшерүе бара.

Бу хәл 8нче балалар бакчасында декабрь урталарында ук булган

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Арча балалар бакчасында прокуратура тикшерүе бара. Тикшерүнең төп сәбәбе — тәрбияченең баланы этеп җибәргәнен төшергән видео. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдәге пабликларның берсендә кулланучылар Арчаның 8нче балалар бакчасы тәрбиячесеннән зарланган. Аларның сүзләренә караганда, ул балалар белән артык рәхимсез мөгамәләдә. Хәбәргә шулай ук видеоролик та беркетелгән, анда тәрбияче бер сабыйны аркасыннан этеп җибәрә, шуннан соң бала егыла. Педагог малайны күтәрә һәм яңадан кискен рәвештә өстәлгә утырта.

«Республиканың Арча районы прокуратурасы бу факт буенча тикшерү үткәрә. Нигезле дип табылса, тиешле прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», — дип сөйләде агентлыкка Руслан Галиев.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Билгеле булганча, бу хәл Арчадагы 8нче балалар бакчасында 17 декабрьдә булган. Агентлык мәгълүматларына караганда, 28 декабрь көнне балалар бакчасы тәрбиячесе үз теләге белән гариза язып эштән киткән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-01-2020/balany-t-rtep-ekkan-t-rbiyache-eshl-g-n-archa-balalar-bakchasyn-prokuratura-tiksher-5714420

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый сволочьларны ник балалар янына китерэлэр икэн эээ !? Шул нэнилэргэ кочлэре житэ тагын !!! Кабэхэтлэргэ каты жэза бирелсен иде лэ! 3 елга хотя бы утыртсыннар иде.!!!Эти-энисе нык торсыннар идеее!

    2
    X