Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Баласы авырый башлады. Саф һава кирәк, диләр.

    Эшләсәң, кайда да яшәргә була

    Михайловка авылында яшәүче Евгений Гавриловның шәхси-ярдәмчел хуҗалыгында бүгенге көндә 32 савым сыеры, 15 бозавы, 19 гектар җире, бөтен төр авыл хуҗалыгы техникасы, 4 тракторы, азык әзерләү комбайны, яхшы йорты, затлы машинасы бар. “Менә минем капитал”, – ди ул табыш турында сүз чыккач сыерларына күрсәтеп. Ул үзе терлекче, үзе зоотехник, ветеринария табибы, механик, хатыны Оксана савымчы һәм беренче ярдәмчесе.

    Армиядән соң контракт нигезендә 16 ел Казан танк училищесында  хезмәт итә  Евгений. Шунда гаилә кора, балалары туа. Хезмәт урынында кыскартуга эләккәч, барлыгы бармак белән санарлык йорты булган, 37 кеше яшәгән юлсыз, район үзәгеннән читтә урнашкан туган авылы Михайловкага кайтып урнаша. Яхшы йорт төзеп чыга.

    –Балачагым, яшьлегем биредә үтте. Әби янында үстем мин. 9 яшемнән комбайнчы ярдәмчесе булдым. 8 сыйныфтан соң биш ел терлекче булып эшләдем. Аннан армия һәм шәһәр тормышы, – диде Евгений Гаврилов. – Бала авырый башлады. Саф һава кирәк, диделәр. Болай да күңел авылга тартып тора иде. Йорт та төзелеп килә. Тәвәкәлләдек. Кайтып төпләнү өчен сәбәп кенә кирәк булган икән.

    Авылга кайтуын кайта да, тик эшсезлек белән очраша. Нәрсә беләндер шөгыльләнергә кирәк бит. Элеккеге эше урынындагы хезмәт хакы исәбенә 15 дуңгыз сатып ала. Тик ул гына зур файда китерми. Бозау ала. Менә шуннан китә инде.

    – Хәзер 5 ана дуңгыз һәм 25 дуңгыз бар. Итен сатам. Казанда үз сатып алучыларыбыз бар. Шалтыраталар гына. Илтеп бирәм. Бозауларны тере килеш сатам. Сөтне 20 сум 50 тиен -21 сумнан килеп алып китәләр, – диде ул. – Азык җитә. Печәнне үзем әзерлим. Дөрес, тагын җир аласы килә. Тик бирмиләр. Ашлыкны сатып алам. Сөт өчен сенаж кирәк. Аны да салдым, җаен таптым, умартачылар белән килешеп, умартачылыктагы печәнне чабып алдым. Аларга да файда, чистарып калды, миңа да – сенажлы булдым.

    Яхшы итеп ферма салып куйган. Чиста, тәртип. Ашлык, печән саклау өчен зур ангар булдырган. Нинди акчага? Субсидия хисабынамы? Эчемнән генә уйламаганмын, бу сорауны Евгенийга да биргәнмен икән.

    – Сыер башыннан субсидия алам. Шул гына. Мин фермер булып теркәлмәгән бит. Шуңа барысы да үз исәбемә эшләнә. 15-17 процентлы кредитлар алып. Шулай ук кергән табыш хисабына, – диде ул. – Үзара салымга бер ел 100, икенче елны 150 мең сум акча биреп, олы юлдан өйгә кадәр 750 метрга таш та җәйдердем. Эштән курыкмыйм. Эшләсәң, кайда да яшәргә була.

    Гөлсинә Зәкиева

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: