Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Балыкчы песи

    Песи суга керми диләр тагын...

     

     

    Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк ага Сабиров газетабызны игътибар белән укып бара, ара-тирә шалтыратып та куя.

    – “Песиләр падишаһы”н (“Арча хәбәрләре”, 10 сентябрь) укыгач үзем күргән бер вакыйга искә төште, – дип шалтыратты ул. – Мин сельпода эшләгәндә Мөндештә бер әбидә фатирда тордым. Аның йорты елга янында гына иде.

    Бервакыт карап торам, бер песи суга сикерә дә, кире чыга. Якынрак килгәч шаккаттым, песи суга сикереп балык тота да, яр буена чыгарып тезеп куя икән. Менә сиңа, мә! Песи суга керми диләр тагын...

     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: