erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баш санитар табиб аңлата

Коронавирус белән авыру очраклары арта бара.

“Татар-информ” мәгълүматлар агентлыгы матбугат конференциясендә  Республика буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирус белән бәйле хәлне аңлатты һәм сорауларга җавап бирде.

11 октябрьдән Татарстанда аерым категория гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

Баш санитар табиб Марина Патяшина чикләү чараларының көчәюен эпидемиологик хәлнең начар булуына бәйләп аңлатты. “Сентябрь башыннан без атна саен авыру очракларының артуын күзәтәбез, – дип сөйләде ул. – Күрсәткеч 1,5 проценттан 13,5 процентка кадәр артты. Көн саен үсеш ике тапкыр арта”. Сентябрьдә коронавирус белән авыру очраклары узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. Үлем очракларының 70-80 проценты 60 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә, дип билгеләп үтте баш санитар табиб. Хәл салкын тиеп авырулар, үпкә ялкынсынулары белән тагын да катлауланып китә.

Иң үтемле чара – вакцина ясату. 60 яшьтән узганнарга, һөнәр белән бәйле аерым категория хезмәткәрләргә вакцина ясату мәҗбүри куелды. Медицина, мәгариф, социаль хезмәткәрләр, транспорт, энергетика, сәнәгать һәм төзелеш, авыл хуҗалыгы, эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләр, хокук сак-лау органнары, суд органнары, хәрбиләр һәм армиягә алынучылар, волонтерлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр: сәүдә, җәмәгать туклануы, чәчтарашханә, мунча, ателье, кунакханә, спорт, көнкүреш хезмәтләре, банклар, почта, транспорт, такси, кәрәзле элемтә хезмәтләре, торак-коммуналь хуҗалыгы, даруханә, мәдәният, музей, китапханә, автосервис, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, практика үтүче студентлар вакцина ясатырга тиеш. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа санап үткән оешма, предприятие җитәкчеләре, эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренә вакцина ясатуны кайгыртырга тиеш. Баш санитар табиб Марина Патяшина мәҗбүри вакцина ясату чорын да әйтеп үтте. “Вакцинаның беренче компонентын ясатмаганнар 9 ноябрьдән һәм вакцинаның икенче компонентын кадатмаган хезмәткәрләр 7 декабрьдән эштән азат ителәләр”, – дип ассызык-лап үтте ул. Коллективта вакцина ясатучылар саны коронавирус белән авыручыларны да кертеп санаганда 80 процент тәшкил итәргә тиеш. Билгеләнгән көннәрдән соң эшкә вакцина кадатмаган хезмәткәрләр килү очраклары теркәлсә, эш белән тәэмин итүчеләр җаваплылыкка тартылачак: шәхси эшмәкәрләр өчен 50 меңнән алып 150 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф каралган. 

60 яшьтән узганнарга прививканы өйгә килеп ясауны оештыру турында да сүз булды.

Вакцина ясатучыларга кьюар-код бирелә. Ул онлайн рәвештә РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә. Вакцина ясатуны раслау-чы әлеге кодны күрсәтү таләп ителгән урыннарга (театр, кинотеатр, цирк, концерт залы, кафе, ресторан, фитнес-үзәкләр, бассейн һ.б.) бары тик смартфондагы яки кәгазь сертификаттагы кьюар-код белән генә кереп була. Яныңда шәхесеңне раслаучы документ (паспорт һ.б.) булырга тиеш. Кьюар-код шулай ук табиб диагнозы белән коронавирус белән авыручыларга да бирелә. Аларда вируска каршы көрәшүче тәнчекләр барлыкка килә. “Ковид белән авыручылар 6 айдан соң вакцина ясатырга тиешләр”, – диде Марина Патяшина.  Ике компотентлы вакцина ясаткан очракта, кьюар-код икенчесен кадатканнан соң гына бирелә. Әгәр дә коронавирус белән авыртып та, анализ “тискәре” нәтиҗә күрсәтсә нишләргә? Баш санитар табиб бу сорауга болай дип җавап бирде: анализ “тискәре” нәтиҗә күрсәтсә дә, табиб куйган “Ковид-19” диагнозы белән кьюар-код бирелә.

18 яше тулмаган балаларга вакцина ясату каралмаган. Һәм алар спорт, күңел ачу урыннарына кьюар-кодтан башка керә алалар. Бала имезгән хатыннарга вакцина ясату шулай ук каралмаган. Алар үз табибыннан вакцина ясатырга ярамаганлыгы турында рәсми кәгазь алырга тиеш. Ә менә йорт янындагы зур булмаган азык-төлек кибетләрендә кьюар-код таләп ителми. Ул зур сәүдә комплексларында гына сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X