erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыны тоткарлаганнар

Тикшерүчеләр фаразлавынча, ул район балансындагы милекне исәптән чыгарган, әмма исәптән чыгарылган техника һәм биналардан район җитәкчелегенә якын торган кешеләр файдалануын дәвам итә.

Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы кулга алынган. Ул 88 миллион сумлык мошенниклыкта шикләнелә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елның язында «Татагролизинг» һәм республиканың Мөслим районы арасында килешү төзелгән. Аның буенча район бюджетына 88 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм биналар тапшырганнар.

2019 елның июнендә Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы 36 яшьлек ир-ат район балансындагы милекне исәптән чыгарган. Әмма тикшерүчеләр фаразлавынча, исәптән чыгарылган техника һәм биналарның бер өлеше белән район җитәкчелегенә якын торган кешеләр файдалануын дәвам итә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы идарәсе һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә башкарма комитет җитәкчесенең эзенә төшкәннәр. Ир-ат үз гаебен танымаган.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада ир-атка карата чикләү чарасы билгеләнәчәк. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X