Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Башына килгән кешегә коточкыч хәл

    Барлыгы 8 миллион 200 мең сумлык зыян килгән.

    Янгын шәхси эшмәкәрләр Әмир һәм Алсу Нигъмәтуллиннарның озак еллар дәвамында төзегән бизнесларын көлгә калдырды.

    Санаулы минутлар эчендә ут агач материаллары складын, автосервисны, автомойканы, административ бинаны юк итте, дүрт мунчаның берсенә зур зыян салды. Ул көнне Арча күген генә түгел, эш урыным бар, дип сөенеп, шунда эшләп йөрүчеләрнең дә күңелләрен кара болыт каплады.

    Шушы урында күз алдыма бер кинофильм килеп басты. “Сез университетта фәнни коммунизм укытканда, мин көн-төн башны күтәрмичә эшләдем, баттым, әмма калкып чыктым, тырмашып югарыга үрмәләдем”, – ди анда бер бизнесмен нәфрәтен белдерергә теләгән ханымга.

    Чыннан да, гади халык бизнесменнарга икенче төрле күз белән карый. Аларга акча күктән бушка ява кебек тоела. “Без барлы-юклы акчага яшәгәндә, алар рәхәтләнеп ята”, – дип саный. Әмма, төптән уйлап карасаң, үз бизнесыңны төзү бөтен кешегә дә бирелми. Аның өчен дә сәләт кирәк.

    – Райгаз янында бер бинаны арендага алып, автосервис, ике машиналык автомойка ачтык. 2014 елның апрелендә булды ул. Аренда белән коммуналь хезмәтләр өчен түләү 80 мең иде. Ай саен бит ул. Күз ачып йомарга өлгермисең, ай үтә дә китә. Өч елдан соң әлеге урынга күчтек. Биредә такта базары бар иде. Быел 20 ел инде аңа. Монда күчкәч, агач материаллары складын киңәйттек, берьюлы дүрт машина юарлык автомойка, автосервис, дүрт мунча төзедек. Әмир көн-төн шунда ятты, баш күтәрми эшләде, бик күп көч, тырышлык куйды. Оешмалар белән килешүләр төзеп эшли идек без. Шуңа клиентларга да кытлык кичермәдек, – диде Алсу Нигъмәтуллина.

    Һәм аларның шушы хезмәтләре бөтенләе белән диярлек юкка чыкты. Башына килгән кешегә коточкыч хәл. Барлыгы 8 миллион 200 мең сумлык зыян килгән. 780 мең сумлык такта янган, бөтен җиһазлар 1 миллион 300 мең сумлык булган. Бина үзе 5 миллион сумнан артыгракка бәяләнгән. Саунага 900 мең сумлык зыян килгән. Иң кызыгы, оешма бөтенләй юкка чыкса да, бер эшче дә ташлап китмәгән, ярдәмгә ашыккан. Әмир Нигъмәтуллинның эшчеләренә карата яхшы мөгамәләдә булуы, хезмәт хакын да яхшы бирүе турында ишетелгән иде. Димәк, дөрес. Югыйсә, башка урыннан эш эзли башлаган булырлар иде.

    – Хәзер ничек тә аларның ышанычларын, өметләрен акларга кирәк, – ди Алсу. – Алар бар да тиз арада булдырып чыгабыз без аны, дип янып йөриләр. Әмма аның өчен акча кирәк. 5 миллион сумлык кредит та түлибез бит әле. 2–3 елга түзсәк, түләп тә бетерәбез, дип сөйләшә идек тә... Рәхмәт туганнарга, дусларга, танышларга, безнең хәлне аңлаган гади кешеләргә, алар ярдәме белән киләчәккә өмет уянды. Бер кешенең дә артык акчасы юк. Әмма алар аздан да өлеш чыгарды. 500-600 мең сум ярдәм килде.

    – Янгын нәрсәдән чыкты, дип уйлыйсыз? Ут төрткәннәр, газ баллоны шартлаган, дигән сүзләр дә йөри...

    – Юк,  дөрес түгел, сәбәбе – котельнаяда электр чыбыгындагы кыска ялганыш. Ул агач материаллары склады белән рәттән тора. Түбәсендә 20 ел торган такталар. Күп кирәкме янып китәргә?

     – Бер нәрсәне дә иминиятләмәгән идегезме?

    Юк шул, 20 ел торды, берни булмады, – дип үземне ышандырып алдандым, – дип сүзгә кушылды Әмир. – Шунысына сөенәм, кеше машиналарына зыян килмәде.

    Гадәттә, бизнесменнар бик кыю, үҗәт, гафу итсеннәр инде, бераз оятсызрак та булалар иде. Әмма Әмир мине гаҗәпләндерде. Шундый тыйнак, аз сүзле. Ярдәм сорарга да ояла. “Мин андый кеше түгел, ярдәм кирәк икәнен беләм, әмма каядыр, кемгәдер мөрәҗәгать итеп, булышуларын сорарга йөрәгем кушмый, – ди. – Беренче генә тапкыр түгел, тырышам, яңадан башлыйм” – ди.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Расул Мөхәррәмов:  “Татарстан эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды җитәкчесе Айдар Салихов әҗәтне түләүне кичектереп тору мәсьәләсен карарга вәгъдә бирде”, – диде. Гадәттә, шоферлар юлда ватылып калган машинаны күрсә, ярдәмгә туктамый калмыйлар. Бу матур гадәтне эшмәкәрләр дә кулланса, саваплы хәйриячелек тә булыр иде. Хөкүмәт эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү турында сүз алып бара. Менә шул вакытта кирәк ул ярдәм.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: