erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөек Ватан сугышы ветераны Навальныйны генерал Власов белән чагыштырды

Оппозиционер социаль челтәрләрдә Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплаучы гражданнарны мыскыл итте.

Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Латоха оппзиционер Алексей Навальныйны Бөек Ватан сугышы вакытында Гитлер Германиясе ягына чыккан генерал Андрей Власов белән чагыштырды.

Ул бу турыда үзенең Навальныйның мыскыллавына каршы язылган видеомөрәҗәгатендә  әйтте.

“Ул Власов №2, без андый кешеләрне [сугыш вакытында] юк итә идек. Мин Навальныйны ялгыша, дип саныйм. Россиянең бер генә чын патриоты да (ә Россия һәрвакыт патриотлары белән дан тотты) аны яклап чыкмаячак”, – диде Михаил Латоха.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, Россиядә ветераннар хәрәкәте оппозиционерны кичермәячәк.

Навальный Twitter социаль челтәрендәге үз битендә Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирүне хуплап яздырылган видео геройларын “сатлыкҗаннар” дип атаган иде. Видео геройлары арасында Бөек Ватан сугышы ветераны да бар иде.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/06-06-2020/veteran-vov-sravnil-navalnogo-s-generalom-vlasovym-posle-ego-oskorbleniy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X