Арск-Информ
  • Рус Тат
  •  Белдекләнеп ерылган авызлар җыела башлады

    Сүз – телнең  җәүһәре        

            “Әлифба”  авторлары  Сәләй  Вагыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитоваларның  укучылары  остазлары  турында  искиткеч  җылы  итеп  искә  алалар. Аларга  хәзер  70-80  яшь  инде. Шуларның  берсе,  1964  елда  Арча  педагогия  училищесын  тәмамлаган,   хәзерге  вакытта  Казан  шәһәрендә  яшәүче  Әнисә  Кормашева (Габдрахманова)  менә  нәрсәләр  сөйләде. 

          “Беренче  татар теле дәресе. Зур аудиториягә 51 кеше  җыелган. Танышу дәресе. Шунда җыйнак  кына гәүдәле, күзлекле, култык  астына  папка кыстырган, уйчан, шактый  кырыс  йөзле укытучы  килеп  керде. Бу инде безне  татар теле һәм әдәбиятыннан  укытырга  тиешле  Вагыйзов Сәләй Гатич (без аны шулай дип йөртә идек). Ул зур аудиториягә күз йөртеп чыкты да сорау бирде: "Кем Әлифби-тисине белә?". Шунда Баулы кызы Рушания батыраеп бер үзе кул күтәрде һәм кыю гына укып та китте. Залда кемдер пырхылдап көлеп җибәрде, кемдер аптырашта калды. Янәсе, без монда иске, әбиләр догалары өйрәнергә килдекме инде?  

          Сәләй  Гатич игътибар белән тыңлап бетерде дә безгә ерактан гына урап әлифбалар тарихын, татар телендә язуда булган үзгәрешләрне бик мавыктыргыч итеп сөйли башлады. Менә бит нәрсәдә икән хикмәт!  

          Белдекләнеп ерылган авызлар җыела башлады, йөзләрдә инде кызыксынудан, йотлыгып тыңлаудан башка нәрсә калмаган иде. Шулай итеп, без татар теленең сихри дөньясына аяк бастык. Укытучы безне дүрт ел буена шундый кызыклы белем дөньясыннан чыгармады. Аның шаблон план белән уздырган бер дәресен дә хәтерләмим. Ул дәрес уздырмый, белем бирә иде. Читтән килеп аның дәресен тикшерүчеләр булса, ике төрле генә бәя бирә алганнардыр. Формаль тикшерүчеләр өчен "мондый дәрес була мени?" дигән. Аңлаганнары сокланудан телсез калып китә алмыйча утыру. Сәләй Гатич еш кына дәрес буена бер сүзне алып, шуның тирәсендә бай татар теленең бөтен якларына кагылып, бербөтен тел берәмлеге итеп, тулы күзаллау бирә белә иде. Менә ул сүз "җанлана", гасырлар аша уза, төрләнә, һәр авазы нәрсәдер аңлата, кайсы шагыйрь, язучыларның әсәрләрендә очрый.  

          Кайчакта җәһәт кенә бүленеп, безгә бер четрекле сорау биреп куя. Безнең төркем бик тырыш, күпчелек кызлар, укытучылар безгә теләп керәләр. Шулай да сорау тирән уйлауны таләп итә. Беренче, икенче, өченче кеше теләгән җавапны биреп бетермәскә мөмкин. Шунда инде бүлмәдә яшенле яңгыр алдыннан булганча киренкелек урнаша. Тизрәк төгәлрәк җавап табып укытучыны тынычландырасы килә. Бик бирелеп эшли бит ул безне белемле итәр өчен.  

          "Кулыңны күтәр инде, Әнисә", – дигән пышылдаулар ишетелә башлый, кайсы арттан аркага да төрткәли. Гадәттә ул минем фамилияне соңрак атый. Минем дә баш ике түгел бит. Әгәр дөрес булмаса, кул күтәреп утырырга. Бәхеткә каршы, җавап дөреслеккә якынрак була. Барыбыз да тынычланып тагын мавыктыргыч белем дөньясына кереп китәбез. Менә шулай итеп ул безне 4 ел буе һәр сүзне телнең җәүһәре итеп санарга, уйларга, яратып, белеп файдаланырга өйрәтте.  

          Милли телләр, шул исәптән минем туган телем дә, икенче сортлыга әйләндерелгән елларда да, минем күңелемдә телемә ихтияҗым зур булды.  

    Мин инде үземне, мөмкин булган кадәр, бу хәзинәне алдагы буыннарга тапшырырга тиеш икәнемне тоеп яшәдем.  Бу нечкәлекләр бит миңа остазымнан бирелгән, миннән балаларыма күчкән. Мин боларны уйламыйча да эшләгәнмен, чөнки каныма, җаныма сеңгән. Исемә төшкән саен рәхмәт әйтеп яшәрлек хәзинә белән калдырган ул мине.  

          Рәмзия апа Вәлитова безне татар теле укыту методикасына, матур язу үрнәкләренә өйрәтте. Сабыр холыклы, бик мөлаем, белемле бу остазыбыз безнең чын дустыбыз иде. Безгә, әле ныгып та җитмәгән яшүсмерләргә, икенче әниебез кебек. Аның янында җанга ниндидер тынычлык иңә иде. Ашыкмый гына безне  укый-яза белү серләренә төшендерә. Ул вакытта кәламне карага манып  дөрес каллиграфия белән язарга өйрәнгән дәресләр чын сәнгать дәресләренә әйләнә иде. “ 

          Шундый зур хәзинә белән бу ике олы шәхес күпме  укучыны  мөстәкыйль тормышка озатканнар.  Аларның  һәркайсысы  Вагыйзов-Вәлитова  укучысы булуы белән горурланып яшәгәннәр, аларның   сеңдергән изге ниятләрен мөмкин булган һәр урында тормышка ашырырга тырышканнар. 

                                                                    

    Реклама

                                                                      Дамир  Таҗиев, 

                                                                      “Әлифба”  музее  җитәкчесе 

     

     

     

     

     

     

     

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: