erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер аяклы әтием...

Яңасаладан Нурания апа безгә хат юллады.

 

Минем әтием Гыймадиев  Гарәфи Гыймади улы Яңасала авылында 1911 елда туган. Бала чагы, үсмер еллары турында сөйләгәннәре башка кешенекеннән әллә ни аерылып тормый. Ә менә сугыш ачылары... Аларны язып ук алганмын. Мин аны кадерләп саклыйм.

--Сугышка 1941 елның 27 июнендә киттем, -- дип сөйләде әтием. – Һәм туп—туры – Ленинград фронтына. Авылдаш иптәшләрем Шакир, Габдулла, Баһави бергә эләктек. Шәһәр өчен авыр көннәр иде. Ай—яй, авыр көннәр иде. Үзәккә үткән салкын кыш, ачлык. Ләкин без Ленин каласын бирергә теләмәдек һәм бирмәдек тә. Блокада турында ишетеп беләсез. Мин разведчик идем. “Тел” алып кайтам. Фашистларның алгы подразделениеләренә үтеп керә идек. Разведкадан кайтканда яраландым. Ленинград госпиталенә эләктем. Сафка басарлык итеп төзәттеләр үземне. Яңадан разведкага йөрдем. Дошманны кыйный башладым. Ул чакта җир, тормыш белән бәйле ике генә юл бар иде. Ладого күле һәм самолет. Фашистлар героик совет халкын сындыра алмады.

Шулай бервакыт чираттагы һөҗүмгә чыгар алдыннан 10--15 минут ял итәргә утырдык. Күзләр үзләреннән—үзләре йомыла... Йокылы—уяулы төш күрәм. Разведкага барган җирдән бер ботинкамны югалтып кайтканмын икән дим. Сискәнеп уянып киттем дә аягымны кочаклап елап җибәрдем...

Камалышны өзеп, безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчтеләр. Ә мин шул вакытта бик каты яраландым. Разведкадан кайтканда, минага эләгеп, бер аягым өзелде. Янәдән госпитальгә озаттылар. Молотов өлкәсендәге Лыста шәһәрендә госпитальдә озак ятарга туры килмәде. Бер аягым булмау аркасында мин инде кабат сугышка керә алмадым. 1943 елда авылга кайттым, тылда хезмәт иттем. Эшкә җигелдем.

Авылыбызда “Заря” тегү әртиле бар иде. Сугыш беткәнче фронтка бияләйләр, телогрейкалар тегеп, чалбарлар сырып җибәрдек. Сугыштан соң да, авыр эшкә яраклы булмагач, авылдашларга кием—салым тегү белән шөгыльләндем. Ленинград блокадасында аяусыз көрәшкән өчен һәм тылдагы хезмәтләрем өчен батырлык медальләрем бар. Тынычлыкны сакларга кирәк!

Без бала чакта әтиебезнең бер аяклы булуына аптырый идек. Үсә төшкәч кенә без аның бер аягының сугышта өзелеп калуын белдек. Бер аяк белән генә йөри алмагач, үзенә агачтан тезләнеп йөри торган аяк ясады.

1950 еллар тирәсендә хөкүмәтебез протез аяк ясатып бирде. Аны биленә каеш белән бәйләп тарттырып куя иде. Әкренләп йөрергә өйрәнде. Һәм ат җигеп колхоз эшенә чыга башлады.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтием бик сабыр, көр күңелле булды. Өздереп тальянда уйнады. Авыл мәҗлесләрендә, бәйрәмнәрдә кулыннан гармун төшмәде. 1988 елда бакыйлыкка күчте. Яңасалада җирләнде.

Сугыш батырларын ел саен искә алалар. Очрашулар еш була. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Хатирәләрне буыннан буынга сөйләп калдырырга тиешбез.

“Ленинград блокадасының 75 еллыгы” уңаеннан Каенсар авыл клубында “Минем бер аяклы әтием” дигән чара уздырылды. Бу кичәнең төп кунагы мин идем. Яшь буынга әтиемнең батырлыклары, сугыш афәте турында сөйләдем. Мин үзем 1942 елда туганмын.

Киләчәктә, үткәннәрне онытмыйча, тынычлыкта яшәргә язсын!

Нурания Сафина. Яңасала авылы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X