erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Берәү дә битараф калмады

Безгә Арча педагоия көллияте гимназиясе укытучылары Алия Гыйләҗева һәм Әлфия Төхфәтуллина яза.

Бер генә бала да битараф калмады

Ничек итеп яшьләрнең игътибарын авыл хуҗалыгына, игенчелеккә юнәлтергә? Мең кат сөйләгәнче бер кат күрү яхшырак булыр дигән ният белән Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучылары “Ак барс” агрокомплексына сәяхәткә барды. Укучылар өчен бу гаҗәеп һәм көтелмәгән яңалык булды. Анда безне  хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин, агрокомплексның агрономнары Булат Сәләхов һәм Илүсә Шәрәфиева каршы алдылар. Алар ипинең өстәлгә ничек килүе турында яратып һәм кызыклы итеп сөйләделәр. Бу сөйләүләр бер генә баланы да битараф калдырмады. Һәркемдә тизрәк бу күренешләрне үз күзләре белән күрәсе килү теләге уянды.

Иң беренче ямь-яшел булып утырган уҗым басуына тукталдык. “Көздән сөреп калдырылган басу тырмалана, минераль ашламалар кертелә. Берничә чәчкеч таккан трактор агрегатлары орлыкны тиешле тирәнлектә күмеп чәчәләр, – дип сөйләде агроном Булат Сәләхов. - Орлыклар туфракта бүртәләр һәм шытып чыгалар. Һәр бөртек җиргә тамыр җибәрә. Озак та үтми, басу ямь-яшел була. Һәр бөртектән берәр сабак үсеп чыга. Тиздән аларда башаклар барлыкка килә. Башакларда бөртекләр күренә башлый. Игеннәр мул уңыш бирсен өчен, бөртекләрне  вакытында чәчү,  җирне вакытында эшкәртү, ашлау кирәк”.

 Киләсе тукталыш – ындыр табагы. Биредә кырдан кайткан ашлык чистартыла, киптерелә һәм элеваторга озатыла. Укучылар үзләре дә, кызыксынып, ашлыкның дымын үлчәп карадылар. Бодай, солы, арпа һ.б. бөртекле культураларны аерырга өйрәнделәр.

Алдагы тукталыш – иген кыры. Биредә урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында. Эш бер генә мизгелгә дә туктап тормый: комбайннар ашлыкны ура, суга, ә машиналар аларны ындыр табагына ташый. Техника шавына балаларның шат авазлары кушылды: кем фотога төшә, кем комбайнга утырып карый, кем агроном абыйларына сораулар яудыра. Күбесенә хәтта комбайнда йөреп карау бәхете дә елмайды. Очрашу ахырында укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Әнә шулай вакытның ничек үткәнен дә сизмичә, илһам, көч алып кайттык без “Ак барс”иген кырларыннан. Алтын көзнең сихри нурына төренгән табигатьнең бу почмагы һәркемнең күңелендә озак сакланыр әле. Кем белә, бәлки киләчәктә үз юлын бу өлкәдә сынап караучылар да булыр.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре